Сарман районында мөхтәсибәтләр арасында үткәрелгән спартакиадада ун район катнашты. Кукмара районы мөселманнары чаңгыда узышу һәм өстәл теннисы буенча ярышларда беренче урыннарны алып, командаара беренчелекне яуладылар.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурс үткәрде.