ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәясенең төрле җирлектә төрле булуы халыкта урынлы борчылу тудыра. Чыннан да, сөт җыючы эшмәкәрләр аны продукция эшкәртүчеләргә бер үк хак белән тапшыралар бит, ә җитештерүчеләргә – мал хуҗаларына төрле бәядән исәп-хисап ясыйлар. Мондый төрлелек юл чыгымнары белән бәйле, дияр кайберләре. Әмма бер җирлектә бер-берсеннән 1–2 чакрым ераклыкта гына урнашкан авылларда төрле бәя булуны ничек аңлатырга?
Элеккеге “Яңа тормыш” хуҗалыгы хәзер “Лесной” исемен йөртә. Дөресрәге – “Сөт иле” җәмгыятенең “Лесной” филиалы ул. Кайчандыр республикада иң алдынгылар исәбендә йөргән төбәк халкы бүген ничек яши, ни белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, ул яклардан әйләнеп кайттык.
Теләк булса, эш табылыр
“Хезмәт даны” газетасы журналисты Алсу Идрисова “Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсында актив катнашканы өчен “Юл хәрәкәте кагыйдәсе – тормыш кагыйдәсе” номинациясендә махсус бүләккә ия булды, диплом белән бүләкләнде.
27 декабрь көнне 2007 елгы “Олимп” командасы “МАУ “СК” Нарат” ның 10 еллыгына багышланган хоккей турнирында катнашып, призлы өченче урынны яулады.
27 декабрь көнне Бөтенрусия хоккей яратучылар командалары арасында үтүче Дивизион фестиваленең сайлап алу ярышлары үтте. Әлеге ярышларда “Кукмара” һәм Казанның “Содружество” командалары катнашты. Исәп Кукмара командасы файдасына 16:0 тәмамаланды.
26 декабрь көнне Кукмара поселегында яшәүче тыл ветераны Шейкина Нина Николаевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нурсия Минивакиловна, өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Роза Фатыховна, специалист Алсу Дамировна, социалҗь хезмәткәр Самария Ибрагимовна, медицина хезмәткәре Альмира Ильдусовна котлады. Нина Николавнага Россия Президентының котлау хаты, кыйммәтле бүләк тапшырылды.

27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Кукмара поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр үзләре җитештергән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, консервлар, сыйфатлы ит, бал һәм башка товарларны район халкына тәкъдим итте. Кышка запаслары кимегән мал асраучылар өчен печәне дә, ашлыгы да бар иде биредә.
26 декабрь көнне Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты муниципаль берәмлекләр конкурсы җиңүчеләренә “Шеврале-Нива” машиналары ачкычларын тапшырды. Җиңүчеләр исемлегендә Кукмара районыннан өч җирлек бар иде. Өр-яңа машина ачкычларын Села Чура җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев, Манзарас җирлеге башлыгы Рашида Хабибуллина, Урта Комар җирлеге башлыгы Юрий Исынбаевлар алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез.
26 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлнара Загидуллина “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә дәваләнү курсы узучы яшүсмерләр өчен “Яңа ел чыршысы янында” дип аталган чара үткәрде. Чыршы янында уеннар, конкурслар, викториналар оештырылды.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
25 декабрь көнне “Олимп” Боз сараенда Кыш Бабай призына ветеран командалар арасында хоккей буенча турнир үтте. Кукмара, Арчы, Соновка командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урында - Кукмара, 2 урында - Арчы, 3 урында – Сосновка командалары калды. Кыш Бабай уенчыларны Яңа ел белән котлады, киләсе елда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International