ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга
10 декабрь көнне Кукмара үзәк китпханәчесе Лилия Гарипова №3 урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф укучылары өчен “Нет коррупции!” дип аталган информацион дәрес үткәрде. Әлеге чара презентация белән алып барылды.
11 декабрь көнне Югары Өскебаш авылында яшәүче Мияссарова Мәүҗидә апага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Н. Мухаметзянов, секретарь Р. Аскаров, авылның ветераннар Советы рәисе Г. Габитова килделәр. Аңа Россия Президентының котлау хатын, кыйммәтле бүләк тапшырдылар.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.12.2014 елгы 965 санлы карары нигезендә агымдагы елның 15 декабреннән киләсе 2015 елның 10 гыйнварына кадәр республикабыз территориясендә янгынга каршы режим игълан ителде.
10 декабрь көнне Кукмара балалар китапханәсендә “Тамчыкай” клубы членнары өчен Гөлфия Хафизова “Табигать табышмаклары” дип аталган экологик дәрес үткәрде. Балалар галим-биолог Игорь Акимушкинның тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар. Конкурслар, табышмаклар, уеннар белән үрелеп барган дәрес бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.
10 декабрь көнне балалар китапханәсенең уку залында Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Әкияткә ишек ачабыз” дип аталган әдәби кичә үтте. Әлеге чарага “Шәфкать” сәламәтдәндерү үзәгеннән балалар килде. Китапханәче Гайнетдинова Нурия белән бергә балалар әкият дөньясына сәяхәт кылдылар. Тылсымлы әкият геройлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр.
10 декабрь көнне, инвалидлар Декадасы уңаеннан, Починок Сутер авылы мәдәният хезмәткәрләре Валиева Рәхимә һәм Иванова Людмила 1 группа инвалид Николаева Раиса Владимировнаның өендә булып, хәлен белделәр.
9 декабрь көнне Починок Сутер авылы клубында Алмаз Хасановның концерты булды. Тамашачылар яшь артистның чыгышын бик җылы кабул итте.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
5 декабрь көнне Починок Сутер авылы клубында Удмурт дәүләт җыр һәм бию театры “АЙКАЙ” чыгыш ясады.
6 декабрь көнне Югары Арбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 80 еллык юбилеен билгеләп узды. Юбилейга кадерле кунаклар, мәктәбебездә укыткан барлык укытучылар, хезмәткәрләр һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган барлык чыгарылыш укучылары чакырылган иде. Кунаклар хөрмәтенә зур концерт һәм бәйрәм табыны әзерләнде.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен “Кайнар телефон” номерлары 2-69-70, 2–60-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International