ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе


Бүген район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә Әниләр көне, 3 декабрьдә билгеләнеп үтеләчәк инвалидлар көнен, Яңа елга хәзерлек чаралары күрү, төзелешләрне дәвам итү һәм киләсе ел программаларына хәзерлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. Мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау тармаклары буенча төгәл бурычлар билгеләнде.
Янил авыл җирлегендә территорияне тәртипкә китерү буенча күп эшләр башкарылды. Үзара салым акчаларына зират коймасы һәм балалар уен мәйданчыгы коймасы ремонтланган, чишмә яны тәртипкә китерелгән. Һәйкәл ремонты муниципаль берәмлекләр конкурсы гранты акчасына эшләнгән. Шулай ук, грант акчасына балалар уен мәйданчыгы җиһазландырылган.
Бөтендөнья сүлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә “Тел күрке – сүз” китапханә сәгате узды. Чараны Кукмара 1нче гимназиясе укучылары белән Лилия Саттарова үткәрде.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
21 ноябрь көнне Ядегәр авыл җирлегендә “Җиңү салюты” дип аталган район фестивале кысаларында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара үтте.
20 ноябрь көнне Село Чура авылы мәдәният йортында “Җиңү салюты” дип аталган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестивальне ачу тантанасы узды. Эчтәлекле, югары дәрәҗәдә әзерләнгән программада Бөек Ватан сугышы ветераннарының язмышы чагылдырылган иде.
Районыбызның Камышлы авылында мөһим вакыйга булды. Авыл мәчетенә 20 ел тулган көнне яңа төзелгән мәдрәсә үзенең ишекләрен ачты. Әлеге тантаналы чарада авыл халкы, килгән кунаклар, иганәчеләр, мәдрәсә төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләр катнашты.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
21 ноябрь көнне “Росинка” клубының чираттагы утырышы үтте. Китапханәче Хафизова Гөлфия балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән иде. Балалар презентация карадылар, хайваннар дөньясы турында кызыклы фактлар белән таныштылар, күп төрле конкурсларда катнаштылар. Бирелгән биремнәрне тиз һәм күңелле итеп чиштеләр. Бигрәк тә ребуслар чишүне ошаттылар.

Сегодня рабочим визитом в Кукморском муниципальном районе побывала заместитель Председателя Государственного Совета Республики Татарстан Римма Ратникова. Она приняла участие в парламентском уроке “Здесь рождаются законы” в многопрофильном лицее им. А.М. Булатова пгт. Кукмор. Провела прием граждан, ответила на интересующие их вопросы.

Кукмара муниципаль районы Советының 39нчы сессиясе булды.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанда балалар һәм яшьләр иҗатының “Талантлар теләктәшлеге” VI Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Александр Ишморатов “Халык уен кораллары. Соло” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Андрей Сабанаев исә өченче дәрәҗә дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International