ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
1 ноябрь көнне “Олимп” Боз Сараенда ветеран командалар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей ярышы узды. Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Вятка Аланы командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урында Арча, икенче урында Вятка Аланы, беренче урында Кукмара командалары калды.

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
31 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә авылыбызның «Әкият” балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиягә килделәр.
Максат – балаларда китапханә турында уңай фикер формалаштыру, сөйләм телләрен үстерү, дус һәм тату булуларына ирешү.
31 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Уку залы китапханәчесе Саттарова Лилия раисовна “Ноябрь аенда туган язучылар – юбилярлар” темасына чыгыш ясад.
29 октябрь көнне “Чулпан” балалар бакчасында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Земфира Ямалова “Колизей” социаль-анимацион театр программасын тормышка ашыру максатыннан “Колобокның начар гадәтләр иленә сәяхәте” дип аталган әкият куйды. Әлеге чара “Кукмара-Волонтер” отряды тарафыннан әзерләнде.

28 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучыларга профориентацион тәрбия бирү максатыннан “Без булдырабыз!” дигән чара үткәрелде. “Барсик һәм һөнәрләр шәһәре” исемдәге мультимедия басмадан (китап+диск) файдаланып китап укучы балалар Һөнәрләр Шәһәренә сәяхәт кылдылар. Һөнәрләр турында биремнәрне чиштеләр, үзләренең булачак һөнәрләре турында шактый кызыклы мәгълүматлар белделәр.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Зур Кукмара авылында Рәфкать Хәнәфиев крестьян фермер хуҗалыгында кунакта булдылар. Рәфкать Хәнәфиев балаларга атларның кышкы абзарын күрсәтте. Алар биредә төрле яшьтәге, токымдагы, төрле төстәге атларны күрделәр.
«Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында II коррекцион группа балалары белән Сергей Михалковның «Как медведь трубку нашел» әкиятенә инсценировка куелды. Һәр бала үзенең артистлык сәләтен күрсәтте, үз ролен зур канәгатьлек белән уйнады.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Кәркәүч мәктәбенең кечкенә сыйныф укучылары әзерләгән “Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен бел!” дигән дәрес карап кайттык. Кызлар-малайлар бик матур итеп театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Шулай ук алар берсеннән-берсе оста итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр.


Район инвалидлар җәмгыятенең “Аргамак” спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулап кайтты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командаларын узып бит! Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул – икенче. Узган елгы чемпион – Яр Чаллыдан И.Тимергазинны да җиңгән иде, күрше район уенчысының юбилеена очко бүләк итте... Һай бу кирәкмәгән гөманлык!
Самара шәһәрендә “Авыл җирлегендә яшәүче балалар арасында шахмат турниры” уздырылып, районыбызның бер төркем укучылары әлеге бәйгедә җиңү яуладылар. Поселокның күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин унҗиде яшькәчә үсмерләр арасында, Ирек Галиев һәм Диана Гарәфетдинова унбер яшьлек үсмерләр арасында (тренерлары Владислав Абдулов) Россиянең иң көчле шахматчылары булып танылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International