ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе
17 май көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда эвакуация буенча тренировка үткәрелде, пожар чыккан очракта үз-үзләрен тоту күнекмәләре ныгытылды. Укучылар, укытучылар, техперсонал тренировка барышында белемнәрен күрсәтә алдылар. Эвакуация вакыты 5 минут тәшкил итте.

16
май, 2014 ел
җомга
16 май көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрделәр. Очрашу вакытында “Балалар белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара “Возрождение” программасын тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Рәниф Шарипов ничә еллар инде тормыш сынауларын җиңеп, поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән берсе матур шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Ул, Чокырча тауларына менеп, Кукмараның туры урамнарыннан Казанга килеп, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь.
14-15 май көнне балалар китапханәчесе Гатауллина З.Х. һәм Хафизова Г.М. күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучылары өчен “Күңелле калейдоскоп” дип аталган уен-сәяхәт үткәрделәр.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
23 майда 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр Республика Росресстр идарәсенең Кукмара бүлегендә “Бердәм консультация көне” үткәреләчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт.
20 майдан 26 июньгә кадәр районда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе үткәреләчәк. Аның кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрү, әлеге темага карата фильмнар карауны оештыру, яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы эчтәлекле листовкалар, буклетлар тарату, рәсем плакат конкурслары оештыру, район полиция бүлегендә наркопритоннарны, наркотикларның районга үтеп керү каналларын, яшүсмерләрне наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән тератив-тикшерү һәм профилактик чаралар комплексын үткәрү күздә тотыла.
16 майда Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин кабул итәчәк.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Югары Арбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Салихова Мәскәүдә узган “Пророк Мухаммад – милость для миров” дигән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашты һәм таныклык белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

13
май, 2014 ел
сишәмбе
Казанда балалар һәм яшүсмерләр иҗатының бишенче Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучысы Зөлфия Гыйләҗева да катнашты һәм “Инструменталь башкару. Фортепиано. Соло” номинациясендә чыгыш ясап, “Татар композиторының пьесасын башкарган өчен” дипломы белән бүләкләнде.
Бүген Казанда республиканың православие җәмгыятьчелеге Форумы үтте. Кукмарадан анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында делегация – Сергей атакай Елисеев, Нырья чиркәве настоятеле Леонид Прокопьев, Село Чура чиркәве настоятеле Филипп Федоров һәм бер төркем прихожаннар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International