ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада “Игътибар – балалар!” акциясе башланып китте.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Район мәдәният йортында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Чара барышында Гараева Дания (Тат. Тулба) һәм Хаматдинова Розалиягә (Кукмара) “Ана даны” медале тапшырылды.
Республика Журналистлары арасында инде 17 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге булып саналучы “Бәллүр каләм” конкурсына йомгак ясалды. Аңа 5 мең эш тәкъдим ителгән иде. “Хезмәт даны” республиканың конкурста катнашкан иң яхшы 6 газетасы исемлегенә керде.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында “Милли кухня көне” күргәзмәсе оештырылды һәм “Татлы сөенеч” дигән акция узды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә районның шәхси эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар, камыр ризыклары салынган пакетлар әзерләнгән иде. Әлеге күчтәнәчләр социаль куркыныч хәлдә булган алты гаиләдә үсүче - 14, авыр тормышлы 11 гаиләдә тәрбияләнүче 29 балага тапшырылды.
Пычак авылы җирлегендә Пычак авылы китапханәчесе һәм Әсән Елга авылы клубы директоры бергәләшеп “Зәрә” бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәм татар халкының сабанга чыгарга берничә көн кала үткәрелә торган йоласы. Башта өйдән-өйгә йөреп “Зәрә” бәйрәменә ярма, май, йомырка җыялар, ә аннан болында күмәкләшеп төрле уеннар уйныйлар, ботка пешерәләр.
17 май көнне Туембаш авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль үтте. Фестиваль мәктәп территориясендә ачык һавада уздырылды. Үзэшчән сәнгатьтә катнашучыларның моңлы җырлары дәртле биюләр, сәнгать осталарының шигырьләре белән үрелеп барды.

16 май көнне “Моңнар кайтсын авылга” фестивале кысаларында Лельвиж авылы клубында зур бәйрәм концерты оештырылды. Удмурт халык ансамбле “Купанча”,  балалар фольклор ансамбле “Вуюичь”  башкаруында удмурт, татар һәм инглиз телендә җырлар яңгырады. Концертны оештыруда мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы актив катнашты.

 
 

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның VIII Халыкара конкурсы узды. Бәйгедә 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге 800дән артык талант иясе катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азалия Сәфәргалиева, Ирек Хаммадиевлар – икенче, Альбина Сәфәргалиева өченче урынны алып кайттылар. Балаларны конкурска З.Шәймарданова, Л.Хөснетдиновалар әзерләде.
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укучылары Хабибирахманов Алмаз (күппрофильле лицей) һәм Гиниятуллин Булат (№3 мәктәп) “Эрудит Татарстана” конкурсында катнашып җиңү яуладылар. Аларны котлыйбыз, уңышлар телибез!
17 май көнне Кукмара №3 мәктәбенең мини-футбол мәйданчыгында 10, 11 класс, укытучылар, киез итек фабрикасы, Нур Баян урамы командалары катнашында мини-футбол буенча турнир булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International