ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе
30 апрель көнне Зур Сәрдек авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль үтте. Авыл мәдәният йорты коллективы авыл яшьләшре белән берлектә тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малайлары” спектаклен тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада һәрбер үзэшчән актер үз ролен зур осталык белән башкарды.

“Әсәнбаш” агрофирмасында 5900 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Бу көннәрдә өч чәчү комплексы һәм бер гади чәчү агрегаты арпа белән борчак чәчүгә керешкән. 15 берәмлек техника чәчүгә җир әзерләүдә эшли. Ә күпьеллык үлән һәм уҗым басулары тулысынча тырмаланып, минераль ашламалар кертелгән.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
2 май көнне “Ялкын” яшүсмерләр клубында Киндеркүл авылы эшмәкәрләре призына мини-футбол буенча ярыш узды. Барлыгы 11 команда катнашты. 1 урын – Вахитовчы, 2 урын – Нур баян, 3 урын – Зур Сәрдек командалары алды.

1-2 май көннәрендә “Олимп” Боз сараенда ветеран командалар арасында Җиңү көненә багышланган хоккей турниры үтте. Әлеге уеннарда Кукмара, Арча, Саба, балтач, В.Аланы командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара һәм Балтач командалары финалга чыктылар. Финал 9-10 майда Казанда үтәчәк.

4 май көнне “Зилант” спорт комплексында 2000-2001 елгы кызлар арасында баскебол буенча ачык Беренчелек үтте. Әлеге ярышларда з команда катнашты: “Зилант”, В. Аланы, Нырья.”Зилант” командасы яхшы әзерлек,  осталык күрсәтте һәм 1 урын алды. Нырья авылы командасы 2, В. Аланы командасы 3 урыннарга лаек булды. “Иң яхшы уенчы” булып “Зилант” уенчысы Галимуллина Энҗе, “Иң яхшы снайпер” булып, шулай ук, “Зилант” уенчысы  Газизова Аделя танылды.

 

 

26-27 апрель көннәрендә Апас районында бокс буенча район Беренчелеге үтте. Кукмара “Зилант” спорт мәктәбе укучылары Нуретдинов Таһир (28 кг), Манапов Вальмир (38 кг) 1 урын, Апарин Максим (30 кг), Давлетшин Инсаф (60 кг) 2 урые алдылар. Укучыларны һәм аларның тренерлары Галеев Ленар Халимовичны җиңүләре белән котлыйбыз!


3
май, 2014 ел
шимбә
2,3 май көннәрендә Кукмара №3 мәктәбе 11 сыйныфларда БДИ форматында тренинг-тест эшләделәр.

Кукмара №3 мәктәбе 6 сыйныф укучылары Удмуртиядә Убырлы карчык биләмәләрендә булып кайттылар. Алар анда Иван Цареевич, Су анасы, Убырлы карчык, Урманчы карт белән таныштылар, йомгак артыннан Василиса Прекраснаяны эзләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, тылсымлы себеркегә теләк әйтеп тасма бәйләделәр. Экскурсиядән  балалар онытылмаслык хәтирәләр белән кайттылар.

 

 

Балтачта кекусин каратэ (кумитэ) буенча Россия Беренчелеге үтте. Ярышларда Мурманск, Архангельск, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Чувашия, Удмуртия , Татарстан, Мари-Эль республикаларыннан 150 спортчы катнашты.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
-Бу бәйрәм-хезмән кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы зур өлеш кертә. Сәнәгать предприятиеләрендә югары сыйфатлы продукция җитештерелә, эшмәкәрлек көннән-көн үсә, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара, социаль-чисталык икеайлыгы кысаларында әйләнә-тирәбез тәртипкә китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International