Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2014 ел
җомга
Гөлнара Ибраһимова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда уңышлар өчен, ТРның “Ана даны” медале белән бүләкләнде
9 апрель көнне Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында – төрле белгечлек һәм һөнәр вәкилләре: табиблар, производство хезмәтчәннәре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре.
“Сезнең хезмәт Татарстан җитәкчелеге һәм Россия җитәкчелеге дәрәҗәсендә билгеләнгән”, - дип ассызыклады И.Халиков.
9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
“Зилант” спорт комплексында стиртбол ярышы уздырылды
“Зилант” спорт комплексында 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында стиртбол ярышы уздырылды. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, ә “Снайпер” номинациясендә җиңүчеләр Алена Комарова, Максим Кириллов, Алина Гильмутдинова, Руслан Зариповларга статуэткалар тапшырылды.
Элеваторда семинар-киңәшмә узды
Кукмара элеваторында быелгы эш сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда “Просто молоко” җәмгыятенә караган элеватор җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар элеваторда быелгы ашлык уңышын эшкәртүгә әзерлек эшләренең барышы, хезмәт шартлары, кадрлар белән тәэмин ителеш белән таныштылар. Киңәшмәдә “Просто молоко” җәмгыятенең ашлык идарәсе департаменты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев катнашты һәм чыгыш ясады.
Кукмаралылар Арчада узган праймеризда катнашты
“Бердәм Россия” сәяси партиясе сентябрь аенда узачак сайлауларда Татартан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар итеп чыгару өчен кандидатуралар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүләр уздыра башлады. Мондый төр чаралар Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә, Питрәчтә узды инде. Чираттагы праймериз исә Арчада үтте. Депутат мандатын дәгъвалаучы 18 кеше өчен Балтач, Әтнә, Кукмара, Арча районнарыннан килүчеләр тавыш бирде.
Язгы чакырылышта Кукмараның 80 егете солдат итеге киячәк
1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе үз эшен башлап җибәрде. Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80 егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта егетләр медицина тикшеренүе уза. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне исә Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, “В”, “С” категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.
8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Районыбызның алты үсмере үзләренең беренче паспортларын алды
Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Алты үсмер район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова кулыннан үзләренең беренче паспортларын алдылар. Федераль миграция хезмәте идарәсенең кукмара дагы бүлеге хезмәткәре Илсөяр Вәлиева аларга җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Форт-Боярд" уенында катнаштылар
Язгы каникул дәвамында “Кояшкай” социаль приютында тәрбияләнүче балаларның көннәре бик мавыктыргыч үтте, алар тәрбиячеләре оештырган төрле кызыклы чараларда, экскурсияларда катнаштылар. 29 мартта “Форт Боярд” уены оештырылды.
"Кыңгырау"га йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән өйрәтү – хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Безнең “Кыңгырау” балалар бакчасында бу юнәлештә тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы көннәрдә музыка җитәкчесе Исмәгыйлева Гөлфия Рафис кызы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Газизова Фирзия Шамсун кызы тарафыннан әзерләнгән “Юл йөрү кагыйдәсен – һәрбер гаилә белсен” бәйрәм-кичәсе мисал булып тора.
Кукмаралылар тиз йөрешле шахмат буенча Татарстан Чемпионатында катнашып кайтты
Актанышта авыл районнары арасында тиз йөрешле шахмат буенча Татарстан Чемпионаты үтте. Безнең команда турнирда бик яхшы күрсәткечләргә ирешеп, районда шахмат үсешенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат раслады һәм Кубокка, күпсанлы призларга лаек булды. Айнур Җиһаншин, Александр Васильев, Владислав Абдулловлар – беренче, Камил Шәймарданов өченче урыннарны яуладылар.
Сазтамакта яшәүче Рашидә апага 90 яшь тулды
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Сазтамак авылында яшәүче Рашидә апа Имамиеваны 90 яшьлек олы юбилее белән котлап, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм җирлек башлыгы да котлады.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз