ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга
27 март көнне “Олимп” Боз сараенда 1996 елгы яшүсмерләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Автохан” һәм “Ак Барс Страхование” кубогына хоккей турниры узды.
Чуллы авылында «Кышны озату – язны каршылау» бәйрәме узды. Биредә Чуллы һәм Туембаш авыл халкы катнашты. Раниф Вәлиуллин ат бизәп, балаларны, Кыш бабайны, Нәүрүзбикәне утыртып, гармун уйнатып урам әйләнделәр. Кыш бабай китмәскә күпме генә тартышса да, Нәүрүзбикәгә биреште. Бу көнне күптөрле спорт уеннары, мәктәп янында хатын-кызлар һәм балалар өчен чаңгы ярышлары, мылтыктан атулар булды.

27 март көнне Нырья чаңгы трассасында П.С.Кузьмин призына команда һәм шәхси беренчелеккә биатлон буенча унынчы тапкыр ярышлар уздырылды. Ярышлар 6 төркемдә узды: 1 төркем – 1996-1998 елгыла; 2 төркем – 1999-2000 елгылар; 3 төркем – 2001 елгы һәм яшьрәкләр; 4 төркем – 19-39 яшь; 5 төркем – 40-54 яшь; 6 төркем – 55 яшь һәм өлкәнрәк.
Район мәгълүмати-методик үзәгендә “Мәгариф” милли өстенлекле проект кысаларында акчалата бүләккә дәгъва кылучы укытучыларның гавәми тыңлаулары узды. Анда район мәктәпләреннән 10 укытучы катнашты.
“Зилант” спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүче Илфирә Шәрипова (тренеры Эдуард Хөсәенов) Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясап, аерым төрләрдә беренче-икенче урыннарга лаек булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Илфирә апрель аенда Пермь шәһәрендә булачак Россия Беренчелегенә үтте.
Якташыбыз Гөлназ Гарифҗанова ТНВ каналында оештырылган “Музыкаль дистә” хит-парадында үзенең “Чишмә башы” җыры белән катнаша. Әлеге хит-парадта җиңүчеләр СМС-тавыш бирү юлы белән ачыклана.

27-28 мартта “Зилант” спорт мәктәбендә 1997-98 елгы яшүсмерләр арасында Кукмара 4нче урта мәктәбенең беренче директоры Рафаэль Мостафин призына төбәкара баскетбол турниры бара. Турнирда Кукмара, Алексеевск, Балтач районнары һәм Вятка Аланы командалары катнаша.
26 март көнне балалар китапханәчесе Гайнетдинова Нурия “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Юлда йөрү кагыйдәләрен бел!” дип аталган дәрес үткәрде. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, күн нәрсә белделәр: светофор, җир асты юлы ни өчен кирәк, юлны ничек чыгарга, шулай ук, транспротның күп төрләре белән таныштылар.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
“Созвездие – Йолдызлык” Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлеше быел Теләчедә узды. Фестивальдә кукмаралылар да актив катнашты: анда барлыгы 111 бала чыгыш ясады.
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада “Игътибар – балалар!” акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International