ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга
25–26 мартта район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә Казан шәһәре кан алу республика станциясенең күчмә бригадасы тарафыннан кан алу үткәреләчәк.
Нырты авылының “Ләйсән” балалар бакчасында “Сак булыйк ут-күздән” дигән темага балалар белән әңгәмә һәм шулай ук язучы Мананованың “Бәлагә ничек тарымаска?” дигән китабына күзәтү булып узды. Әлеге чараны авыл китапханәчесе Иванова Г.З. үткәрде.
27 мартта “Олимп” бозсараенда 1996 елда туган һәм аннан яшьрәк авыл яшьләре командалары өчен “Автохан” һәм “Ак Барс страхование” оешмалары хоккей буенча хәйрия турниры оештыра.
Кукмара аграр көллиятендә “Татарстан Республикасының агросәнәгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре” дигән темага республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агросәнәгать өлкәсендә һөнәри белем бирүче учреждение җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19-20 мартта Кукмара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицее базасында республикакүләм “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсының зона этабы узды. Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннын барлыгы 18 укытучы катнашты.
Вахитов исемендәге хуҗалык чираттагы кунакларны кабул итте: узган атнада биредә районнарның селекция-нәсел эше хезмәтләре һәм нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
Аның белән дәваханәдә диспансеризация үтеп йөргәндә таныштым. Ул да минем шикелле аралашырга ярата торган кеше булып чыкты. Ире белән аерылышып, кыз баласын ялгызы гына үстерүче бу ханым биш ел элек үзенең нинди авыр хәлдә калганын, бүгенге көндә эшле-ашлы булуы белән кемнәргә рәхмәтле икәнен елый-елый сөйләде. Аның үтенече белән ул сөйләгәннәрне сезгә җиткерәм.
Сочида үткән Паралимпия уеннарын бик кызыксынып карадым. Безнекеләр сынатмадылар, барлыгы 80 комплект медаль оттылар. Якташыбыз, Саба егете Рушан Миңнеголов чаңгы буенча ике алтын, бер көмеш медаль алды. Бу җиңү, бер яктан, мөмкинлекләре чикләнгән дип йөртелүчеләрнең чынлыкта никадәр мөмкинлеккә, ихтыяр көченә ия булуларын чагылдырса, икенче яктан, ул аларга карата җәмәгатьчелек фикерен тамырдан үзгәртте.
Ел саен уза торган традицион йола бәйрәме булган Нәүрүз быел да гөрләп узды. Әби-бабайлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, нәкъ көн белән төн тигезләшкән 18-март көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты балалар шау-шуыннан яңгырап торды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” акциясен үткәрде. Әлеге чарада 2013 елгы декларация кампаниясе белән тулырак танышырга һәм физик затларның табышыннан алына торган салымнар буенча декларация (3-НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International