ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2014 ел
җомга
15 мартта поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда “Кыш озату” бәйрәме үткәрелә.
Район Советының 34нче сессиясе булып үтте.
13 март көнне район Советында Җәмгыять советы һәм закончылык һәм хокук тәртибе буенча даими комиссиясенең берләштерелгән утырышы булды.

13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Битлянгур авылында яшәүче тыл ветераны Гарипова Мәймүнәне 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, районның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәмәтҗановлар үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Югары Өскебаш авылында яшәүче тыл ветераны Зәйнәп Шарапованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, районның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәмәтҗановлар үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.
Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре – ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар безнең тормышны тулыландырып, ямләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә – хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса – хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра.
12 мартта Вахитов исемендәге хуҗалыкта “Токым хуҗалыкларының 2013 елгы эшенә йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” темасына киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов,авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Назип Хазипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә токым эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров, Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин катнашты.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Ошторма Юмья авыл җирлеге Башлыгы Анатолий Рамазанов Баширова Елизавета Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, районның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Янилдәге “Кукмара аграр көллияте” базасында Вахитов исемендәге хуҗалык призына 8нче кышкы спартакиада үткәрелде. Барлыгы биш команда: әлеге көллият, Лельвиж, Югары Чура, Янил авыл җирлеге советы, Вахитов исемендәге хуҗалык идарәсе командалары төрле спорт уеннары буенча: чаңгыда узышу, аркан тарту, хоккей, кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш һәм башка ярышларда көч сынашты.
7 март көнне Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре “Сәламәтлек көне”н билгеләп үтәргә җыелдылар. “Интеллектуаль марафон”, чыңгыда узышу, ату буенча ярышларда көч сынаштылар алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International