29 март шимбә көнне мәдрәсә бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән).
Казанның теннис академиясендә республика яшьләр форумының финалы узды. Финалга 56 проект чыккан иде. Җиңүчеләр арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Voilok-fashion” студиясе дә бар.