ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
Казанда балалар һәм яшүсмерләрнең “Талантлар канатында” дигән Халыкара фестивале узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Тимур Гаптелганиев, Ильяс Хаҗиев, Илһам Хөсәенов, Максим Аблаев, Эльмир Шәфигуллиннар бәйгедән өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайттылар.
22 февральда “Олимп” боз сараенда “Каскад-М” кубогына ир-атлар арасында шайбалы хоккей буенча турнир узачак. Чараның тантаналы ачышы 9 сәгать 30 минутта башлана.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек йөзеннән, Татарстан ветераннары Советы район ветераннар оешмаларында оештыру-методик эшләрнең куелышы буенча конкурс игълан иткән иде.
22 февральдә Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорткомплексында Рамил Нуриев истәлегенә традицион волейбол һәм мини-футбол буенча турнир үткәрелә.
Рәшит Хәкимов истәлегенә йөзү буенча “Зилант”та үткән III ачык турнирда кукмаралылар гына түгел, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Нократ Аланыннан килгән командалар да көч сынашты.
“Зилант” спорт мәктәбенең кызлар волейбол җыелма командасы 1998-99 елларда туган яшүсмерләр арасында Ришат Галиуллин истәлегенә Арчада уздырылган волейбол ярышында катнашып, 1 урынга лаек булдылар.
“Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илхам Юсыпҗанов (тренеры Марс Бәдретдинов) Яр Чаллыда узган дзюдо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә 2 урын алып кайтты.
“Зилант”та 1998, 2001 елларда һәм алардан да яшьрәк балалар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.
“Зилант”та бокс буенча республика турниры үтте. Ярышларда Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, Шәмәрдәннән туксаннан артык спортчы катнашты.
21 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур концерт була. Анда хәрби-патриотик темага җыр һәм нәфис сүз сөйләүчеләр арасында үткәрелгән бәйге лауреатлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International