ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
21 февраль көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Тел безнең гомерлек юлдашыбыз” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Бәйгедә 4 сыйныф укучылары катнашты.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү, полиция хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү максатында Кукмарада махсус өйрәнүләр узды. Әлеге чараларны үткәргәндә юллар ябылып, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

-Мондый төр өйрәнүләр алга таба да дәвам итәчәк, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Район халкы да уяу булырга тиеш. Авылда, күршегездә читтән кайтып төпләнгән кешеләр, таныш булмаган затлар турында үзвакытында полициягә хәбәр итәргә кирәк.


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
22 февраль көнне “Олимп” боз сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Каскад –М” призына хоккей турниры үткәрелде.
19-20 февральдә Мамадыш шәһәрендә тимераякта шуу буенча Ачык Беренчелек үтте. Ярышларда 16 спорт мәктәбеннән балалар катнашты.
22 февраль көнне Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үтте.
Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин 20 февраль көнне Балтач муниципаль районы Мәдәният үзәгендә үткән авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында катнашты.

22
февраль, 2014 ел
шимбә
Кукмара муниципаль районы Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин райондашларыбызны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
- Бу бәйрәм – хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, - диелә котлауда. – Бүген без Бөек Ватан сугышында һәлак булган халкыбызның батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычын үтәгәндә вакытсыз вытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас!
21 февраль көнне район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды. Анда районда узган хәрби-патриотик җыр һәм нәфис сүз конурсында җиңүчеләр чыгыш ясады.

21
февраль, 2014 ел
җомга
19 февраль көнне “Олимп” Боз сараенда 2007-2008 елгы балалар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Күңелле стартлар” үтте.
Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәм Янил авыл җирлегенең берләштерелгән хисап җыелышында Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, мәгариф, прокуратура, полиция, сәламәтлек саклау бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International