ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
Казан мэриясы, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча башкарма комитеты, “Идел” яшьләр үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә студентларның “Ягымлы яз-2014” ачык Казан ХХII милли иҗат фестивале игълан итә.
21 февраль көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Тел безнең гомерлек юлдашыбыз” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Бәйгедә 4 сыйныф укучылары катнашты.
Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышлап, тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарага безнең районнан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева җитәкчелегендәге әфганчылар делегациясе барды. Әфган сугышын үткән ир-егетләр белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан. Тантана зур концерт программасы белән үрелеп барган.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә Зур Кукмара урта мәктәбендә мәшһүр педагог, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган беренче районара фәнни-эзләнү эшләр бәйгесе узды.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
18 февраль көнне Трыш авылы китапханәсендә “Безгә кунаклар килгән” дип исемләнгән кичә булып узды.
15 февраль көнне Березняк авылы мәдәният йортында Афган һәм Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән «Жанда әрни Афган яралары» дигән кичә үтте.

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Казанда “Әкият” курчак театрында булып кайттылар. Биредә алар Гофманның “Щелкунчик” әкиятен тамаша кылдылар.
14.02.2014 – бу хикмәтле саннар тезелмәсеннән торган, өстәвенә Гашыйклар көне буларак билгеләп үтелүче көндә Кукмара ЗАГСында 8 бәхетле пар никахларын теркәде.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Кукмара аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе булды. Яңа стандартлар буенча белем алган ике төркемдәге, 40 егеткә автомеханик, тракторчы-машинист дипломнары тапшырылды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килгән райондашларыбыз (арада берсе генә Саба районыннан) биредә 2,5 ел белем алдылар.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Район Советының утыз өченче сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шул фикерне белдерде. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, юстиция министры Лариса Глухова, фән һәм мәгариф министры урынбасары Равил Хәмитовлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International