Супер яңа проект - «эш индексы»компанияләре һәм оешмалары өчен бөтенроссия рейтингы! ⭐️
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2024 елның 30 ноябрендә һәвәскәр командалар арасында «Йолдызлар Кубогы»на хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмарадан «ВКХ», Казаннан «РАДОГОСТ», «Чайка», «Фемида», Сосновкадан «Витязь», Бөгелмәдән «Бөгелмә» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча «Бөгелмә» командасы-3 нче, «Фемида» командасы-2 нче, турнирның җиңүчесе «Радогост» командасы булды.
2 декабрьдә уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, "Шәфкать" үзәгендә реабилитация үтүче балалар өчен, "Куркынычсыз киләчәккә" исемле сәламәтлек сәгате үткәрде.
2 декабрь көнне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 «б» сыйныф укучылары өчен, «Үзеңне СПИДтан сакла» дигән профилактик әңгәмә үткәрде.
30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Биектау авылында фигуралы шуу буенча «Биектау» классификация ярышлары узды.
30 ноябрь көнне В.Г. Пахомова, "Современница" хатын-кызлар клубы катнашучылары өчен, "Язмыш булып киткән җыр" дигән музыкаль-шигъри кичә үткәрде. Музыка сөючеләрнең барысы да алып баручының искиткеч композиторның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
29 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Асанов Алевтина Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8а сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган “Татарстан флагы - безнең горурлыгыбыз” исемле танып белү сәгате үткәрде. Чара барышында ул балаларга флагның барлыкка килү тарихын, триколор төсләрен, нинди очракларда әләм күтәрелүе турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү һәм видеоролик карау белән тәмамланды.