Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2024 елның 28 ноябрендә тренер Алексей Рамазанов «дөрес карар сайла» темасына әңгәмә үткәрде.
28 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 1б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина “Китапханә белән танышу” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.
28 ноябрьдә уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Татарстан Республикасы Флагы» дигән әнгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга республика флагы барлыкка килү тарихы, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, флагның нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2024 елның 27 ноябрендә тренер Регина Ишкельдина Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган «Минем Бөек илем флагы» темасына әңгәмә үткәрде.
2024 елның 27 ноябрендә тренер Ләйсән Гобәйдуллина Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган «Флаг-безнең горурлыгыбыз» темасына мәгълүмат сәгате үткәрде.
«Имин интернет» олимпиадасы
2024 елның 26 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Акулы» һәм Агерҗенең «Спутник» командалары арасында 2009 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.