Быелгы шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының уеннары уңышлы гына тәмамланып килә. Халкыбызның яраткан бу сәхнә сәнгате соңгы елларда яңа сулыш, яңа үсеш алды. Моңа этәргеч булып республика күләмендә үткәрелә торган татар телендәге КВН уеннары тора. Бу сезон безнең районыбыз җыелма командасы өчен дә уңышлы тәмамланды. Районыбызны республика бәйгесендә Кәркәүеч авылы яшьләреннән торган “Гаптери акчалары” төркеме яклады. Район чемпионатында призлы урынны алып бу төркем республика уеннарында зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап ярымфинал уеннарында катнашырга лаек дип табылды. Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән ярымфиналда “Гаптери акчалары” матур чыгышлары белән тамашачылар күңелен яулады. Әйтеп китәргә кирәк бу төркем мондый уеннарда беренче тапкыр катнашты һәм алдагы елларда яңадан да яңа уңышларга ирешер дип ышанып калабыз. Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының районыбыз төркемендә Кәркәүеч урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Рәис Әхмәтзакиров, 10 сыйныфтан Нияз Сабиров, 11 сыйныфтан Айсылу Равилова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Индира Гайфуллина, Илюсә Миңнемуллина, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Нәфис Гайфуллин һәм Кукмара халык театры артистлары Рөстәм, Раушан Зиннуровлар катнашты. Бу төркемне оештыруда һәм ярдәм күрсәтүдә Кәркәүеч урта мәктәбе директоры Ахмәтҗанов Илгиз Агмаловичка, Кәркәүеч мәдәният йорты директоры Насыров Гаффан Хаевичка һәм сәгать җитәкчесе Гайфуллина Венера Ильфатовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез.
6 декабрьдә “Гаптери акчалары” районыбыз данын яклап Казанга финал уеннарында катнашырга әзерләнә. Аларга бу җаваплы уенда бары тик уңышлар гына телик.
Районыбызда мондый сәләтле яшьләребез булуы белән горурланабыз һәм аларга алдагы иҗади тормышларында матур уңышлар теләп калабыз.
Кукмара халык театры режиссёры Сәләхетдинов Р.С.
15 ноябрь көнне балалар китапханәсендә, Халыкара песиләр көненә багышланган “Мурляндия иленә сәяхәт” дип аталган чара узды. Песиләр турында презентация һәм әңгәмә Кукмара №1 Гимназиясенең 3 сыйныф укучыларында искиткеч кызыксыну уятты. Балалар песиләр турында бик күп мәгълүмат алдылар: песиләрне ничек кулга ияләндергәннәр, аларның нинди төрләре була, ничек бер-берләре белән аралашалар, нинди дәвалау үзлекләренә ия. Чараның уен өлеше – “Мине таны” әкияте буенча викторина, “Песине яса”, “Мәкальне җый”, “Песиләр телен беләсезме?”, “Лабиринт” конкурлары балаларның күңеленә хуш килде. Шулай ук балалар, китапханә фондыннан этләр һәм песиләр турындагы китап-журналлар белән таныштылар, өорт хайваннары турында иң яхшы әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Чараны балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мукминовна әзерләде һәм алып барды.
14 ноябрь көнне китапханәче Гарипова Лилия Дамировна, “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен интеллетктуаль уен үткәрде. Сораулар һәм биремнәр төрле уку фәннәре буенча иде. Чара презентация белән алып барылды.
15 ноябрь көнне Кукмара №4 мәктәбендә үзәк библиотека хезмәткәре Пахомова Валентина 9 сыйныф укучылары өчен толерантлык дәресе үткәрде. Дәрес барышында укучылар толерант кешегә хас булган сыйфатлар белән таныштылар, тестирование уздылар.
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее “Ритек” җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фонды” оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, “Сандугач чишмәсе” проекты белән грант отты. Бу акчалар хәзерге вакытта ташландык хәлдә булган тарихи чишмәне төзекләндерүгә тотылачак.
Казанда тегүче белгечлеге буенча республика күләмендә һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Кукмара тегү фабрикасының эксперименталь участок тегүчесе Ольга Зарипова республиканың төп җиңел промышленность предприятиеләрен тәгъдим иткән сигез катнашучы арасында 1 урынны алды. Ул югары сыйфат белән тиз арада тегү осталыгын һәм технология, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча югары теоретик белемен күрсәтте.
Саклык банкы 2013 елның 1 августыннан 2014 елның 1 гыйнварына кадәр кредитларны рефинанслау буенча акция үткәрә. Кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр Саклык банкыннан башка коммерция банкларыннан алган бурычларын каплау өчен файдалы шартларда финанс ала алалар.
Яшь гаиләләр өчен акция
Саклык банкына 2013 елның 31 декабренә кадәр махсус ставка белән торак кредиты алу өчен заявка бирергә мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Саклык банкы офисында алырга мөмкин.
20 ноябрь көнне «Зилант» спорт комплексында инвалидлар (ирләр һәм хатын-кызлар) арасында кул көрәше буенча ярышлар үтәчәк. Башлана 8.30 сәгатьтә. Катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз.