Күппрофильле лицейның бер төркем яшь укытучылары беренче республикакүләм иҗади яшьләр телевизион фестиваль-конкурсында катнашып, өченче урынны алып кайтты.
-Фестивальнең зона туры Түбән кама шәһәрендә узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 12 команда үзара көч сынашты. Бәйге шартлары буенча визит карточкасы, вокал һәм бию, эстрада миниатюралары тәкъдим итәргә кирәк иде. Без фетивальдән дүрт диплом алып кайттык. Команданың призлы урынга чыгып фестивальнең Гала-концертында катнашу хокукы алуы барыбыз өчен дә икеләтә сөенеч булды, - диләр алар.
Конкурслардан тыш, фестиваль кысаларында төрле темаларга түгәрәк өстәлләр, жюри әгъзалары (рәис – Татарстанның халык артисты Резедә Галимова) белән очрашулар, сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар үтте.
“Кукмара” агрофирмасының “Ярыш” һәм “Правда” бүлекчәләрендә район семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда маллар сакланышы, үрчем алу, ит һәм сөт җитештерүдә булган кимчелекләр, аларны хәл итү юллары турында сөйләшенде. Бүген район буенча көнгә барлыгы 112 тонна сөт сатыла. Бу продукциянең күпчелеге Урал, Вахитов исемендәге Восток хуҗалыкларында җитештерелә.
-Агрофирмаларда да савымны күтәрү, сыйфатлы сөт сату өчен һәр мөмкинлек эшкә җигелергә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
15 ноябрь көнне балалар китапханәчесе Гайнетдинова Нурия Шамилевна “Кояшкай” социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен “Планетабызның хайваннар дөньясы” дип аталган конкурс-уен үткәрде.Балалар хаваннар дөньясына сәяхәт иттеләр, алар турында күп мәгълүмат алдылар. Бу белемнәр аларга төрле биремнәрне үтәргә һәм “Урман хуҗалары”, “Әкияти портрет”, “Сүзне тәмамла”, “Кем бу?” уеннарнда катнашырга ярдәм итте.
15 ноябрь конне Кукмара поселогында гомер итүче Туктаева Елена Степановна олуг юбилеен – 90 яшен билгеләп үтте. Шул хөрмәттән Елена Степановна исеменә В.Путиннан котлау хаты юлланган. Районыбыз башлыгының Рәхмәт хаты хәм йомшак юрганын матур теләклэре белән «Тылсым» халыкка социаль ярдәм курсәт белгечләре Р.Фазлеева , Г.Шакирзяновалар тапшырды.
20 ноябрь көнне 08.00 – 17.00 сәгатькә кадәр Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Кукмара бүлегендә “Кайнар телефон линиясе” эшләячәк. Күчемсез милеккә дәүләт теркәве узу буенча сорауларга бүлек начальнигы Шәкертова Люция Рамилевна җавап бирәчәк. “Кайнар линия” телефоны 8(84364) 2-64-01.
Шул ук көнне 10.00 -17.00 сәгатькә кадәр кадәр Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Кукмара бүлегендә чираттагы “Бердәм белешмәләр көне” үтәчәк. Бу чарада Пенсия фонды, Налоглар хезмәте, Кадастр палатасы, нотариус хезмәткәрләре дә катнашачак. Адрес: Кукмара штп., Ленин урамы, 37 нче йорт.
Казандагы “Корстон” күңел ачу комплексында “Гражданлык инициативасы” дип аталган Милли премиянең төбәкара лауреатларын 11 номинация буенча бүләкләү тантанасы булды. Әлеге конкурска барлыгы 50 дән артык проект кабул ителде. “Чит кайгы булмый” дигән номинациядә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Ирекле волонтерлар клубы “Өлкән буын үз яшьтәшләренә ярдәм итә” дип аталган проекты җиңеп чыкты. Проектның авторы – үзәкнең директор урынбасары Инна Баһабиева. Ул диплом һәм “Тере тамчы” дип аталган статуэтка белән бүләкләнде.Тантаналы котлауда проектның менеджеры, оешманың өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Алсу Айсина да чакырылган иде.