ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә, юл-транспот фаҗигаләрен кисәтү максатында “Куркынычсыз тәгәрмәч” дип аталган чара узды. Аны оештыручылар район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Маулит Шакиров. “Кызыллар”, “Яшелләр”, “Сарылар” төркемнәренә бүленеп, укучылар 8 төр конкурста көч сынаштылар. Конкурсларга Нурсил Мортазин бәя бирде, ялгыш киткән урыннарда аңлатма бирде. Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны “Яшелләр”, икенче урынны “Сарылар”, өченче урынны “Кызыллар” командасы алды. Катнашкан балаларга грамоталар һәм бүләкләр, ә мәктәпкә веломипед тапшырылды.


6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Авыл җирлекләрендә эшләүче участок полициясе хезмәткәрләренә тиешле шартлар тудыру максатында, узган ел республикада махсус программа кабул ителгән иде. Программа кысаларында районда әнә шундый ике административ-торак комплексы сафка басты. Бүген Түбән Өскебаш һәм Ныртыда төзелгән полиция йортлары тантаналы рәвештә куллануга тапшырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башкалар катнашты.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

4 ноябрь -  Халыклар дуслыгы көнендә Кукмара туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне оештырылды. Бу көнне музей экспонатлары белән 123 кеше танышты. Иң кечесенә 2 яшь булса, иң өлкәненә 86 яшь иде. Халыкның теләген  исәпкә алып, музей коллективы ноябрьдән шимбә көнен 8 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр эш вакыты  дип игълан итте.

 

1 ноябрьдә Кукмара 4нче номерлы мәктәбенең 10 сыйныфлары өчен, укучыларга юридик ярдәм күрсәтү максатыннан Хокук грамотлылыгы дәресләре узды. Аны Кукмара районы нотариусы Валеев Р.К. алып барды. Рафиль Кавиевич балаларны аларның төп хокук гарантияләре  белән таныштырды. Укучыларның үзләрен ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт, эшкә урнашуга караган сораулар кызыксындырды. Рафиль Кавиевич мәктәпкә принтер бүләк итте.

1 ноябрь көнне Кукмара 3нче номерлы мәктәбендә “Россия Федерациясенең символикалары” дип исемләнгән Парламент укулары узды. Аны тарих укытучысы А.О. Корорлев алып барды.

Хэллоуин – безнең өчен яңа бәйрәм, аның килеп чыгышы борынгы Ирландия һәм Шотландия кельтларына  барып тоташа. Һәр елны 31 октябрьдә билгеләп үтелә. Традициягә туры китереп, Кукмара 3нче номерлы мәктәбендә Хеллоуин бәйрәме үткәрелде. 1а, 4а, 4б сыйныф укучылары төрле костюмнар тегеп, кызыклы чара оештырлылар.

Ч. Айтматов исемендәге Гимназиядә “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип исемләнгән акция узды. Анда укучылар белән беррәттән укытучылар һәм ата-аналар да катнашты. Акция барышында мәктәп библиотекасына 100 дән артык китап бүләк ителде. Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

Түбән Кама шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча ярышлар узды. Анда Әлмәттән, Казаннан, Түбән Камадан, Зәйдән, Кукмарадан, Яр Чаллыдан, Бөгелмәдән, Баулыдан, Чистайдан, Свердловск һәм Самара өлкәләреннән 180 спортсмен катнашты. Безнең спротчыларыбыз яхшы әзерлек белән килделәр. Ислам Башаров икенче, Данил Авваумов, Адель Бикиев, Раиль Хасанов дүртенче, Алмаз Габдельганиев, Илхам Гарипов, Инсвф Самиев, Амир Самиев, Илнар Хабибуллин бишенче һәм алтынчы урыннарны алдылар.


4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге һәм  Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан района халкын бәйрәм белән котлады.

24 октябрьдә Мамадышта шахмат һәм шашка буенча бишенче республикакүләм турнирның зона этабы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International