Район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе көне үткәрелде. Семинарда район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова, район профсоюзларының координацион совет рәисе Ләйсән Минһаҗева, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе аппараты вәкилләре, җирле профсоюз активы, кадрлар, хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты.
Семинарда профсоюзлар Федерациясе эшчәнлеге буенча актуаль мәсьәләләр, хезмәт турында законнар, профсоюз эшчәнлегендә хезмәт саклау һәм башка мәсьәләләр буенча чыгышлар булды. Соңыннан районның профсоюз активларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Хөрмәтле Гариповлар гаиләсе Нурислам абый һәм Минегөл апа 60 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гомер кичергәннәр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар бәхетле дәү әти белән дәү әни, 13 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар.
Авыр мизгелләрдә бер-береңә терәк булып, бер-береңә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 21900 көн гомер кичергәннәр. Бу чарада юбилярлар районның истәлек китабына куллар куйдылар, яшь чакларын искә тошереп, балдак алыштылар, милли татар ризыгы чәк-чәк белән бер-берсен сыйладылар һәм яшь гаиләләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кукмара ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Таһир кызы Латыйпова юбилярларга бриллиант Таныклык тапшырды, истәлекле бүләк һәм чәчәк бүләк ителде. Аларның исемнәре районның истәлек китабына кертелде.
Без аларга исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләп калабыз. Тимер туегызны да биш елдан тигезлектә каршыларга насыйп булсын!
Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укучылары Казанда Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә булып кайтты. Анда Мәскәүдән һәм Кыргызстан Республикасыннан фән эшлеклеләре, язучылар белән очрашу булды. Бүген исә укытучылар районыбызның күппрофильле лицеена җыйналды, Чыңгыз Айтматовка багышланган конференция эшендә катнашты.
Кукмарадагы төбәкне өйрәнү музеенда “Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршындагы “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырыш булды. Анда берләшмә тарафыннан 2013-2014 елларда үткәреләчәк чаралар турында сөйләшенде, редакциягә килгән шигырь һәм чәчмә әсәрләргә күзәтү ясалды. Утырышта Кәүсәрия Галиуллина, Харис Мостафин, Мәгъфүрә Мәрданова, Рәмзия Хөсәенова, Равилә Фәттахова, Фәридә Хисамоваларның яңа әсәрләре тикшерелде.
Иҗат берләшмәсенең киләсе утырышы 29 ноябрь, җомга көнне, Кукмара музеенда үтәчәк.
На базе Кукморского историко-краеведческого музея прошло заседание творческой организации «Салават күперее» при редакции районной газеты «Хезмат даны». В ходе работы заседания был рассмотрен план мероприятий на 2013-2014 годы и проанализированы материалы, поступившие в редакцию. На заседании приняли участие Каусария Галимуллина, Харис Мустафин, Магфура Марданова, Рамзия Хусаенова, Равиля Фаттахова, Фарида Хисамова и др.
27 октябрьдә “Зилант” спорткомплексында 2000-2001 елда туган кызлар арасында Айдар Закиров истәлегенә район беренчелегенә ачык волейбол ярышы узачак. Җирәбә салу иртәнге сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!
Узган атнада Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1 нче номерлы татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә актив укыту формалары кулланып, 21нче гасыр укучысын әзерләү” темасына семинар – практикум бик узенчәлекле итеп оештырылган иде.
Текстиль һәм җиңел промышленность хезмәткәрләре көне уңаеннан, текстиль һәм җиңел промышленность үсешенә керткән зур өлешләре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен Кукмара киез итек-киез комбинатының баш хисапчысы Раузалия Гарипова, кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Кисиль Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.