ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Күппрофильле лицейның беренче сыйныф укучылары белән “Яшь җәяүле” дигән дәрес уздырылды.

21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

25–27 октябрьдә Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк. Аларда Кыргызстан Республикасының мәдәният министры Солтан Аким улы Раев та катнашачак. 27 октябрьдә әлеге чара кысаларында кунаклар Кукмарага да  киләчәкләр, Мәчкәрә  авылы, Кукмара 1нче гимназиясендә, төбәкне өйрәнү  музеенда булачаклар.

Дәүләт һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәштә аңа катнашы булган шәхесләрне фаш итү һәм җавапка тарту мөһим роль уйный.

Дәүләт һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәштә аңа катнашы булган шәхесләрне фаш итү һәм җавапка тарту мөһим роль уйный.

Матди яки башка төрле табыш алу ниятеннән үзеңнең яки кемнең дә булса  җаваплы эш урыныннан файдалану - коррупция системасының бер өлеше ул. Кызганычка каршы, күп кешеләрнең көндәлек тормыштагы мәсьәләләрне хәл итүдә вак ришвәтләр алулары дөньяга карашларына, әхлак кыйблаларына каршы килми. Шуңа күрә үз гомерендә вак-төяк ришвәт бирмәгән шәхесне очрату бик кыен.

Олыяз урта мәктәбе фасадын Чистайда эшләнгән сәгать бизәп торачак. Аны әлеге заводта махсус ясадылар. Шушы көннәрдә ул урнаштырылды һәм мәктәп тарихының беренче сәгатьләрен саный башлады.


Гомәр ХАҖИЕВ


18
октябрь, 2013 ел
җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә “Ачык ишекләр” көне узды. Иң беренче кунаклар - Кукмара 4нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, “Форпост” үзәгенә йөрүчеләр иде. Алар полициянең дежур часте, музей, хезмәткәрләрнең эш кабинетлары, полиция корылмалары һәм техника белән таныштылар. Штаб начальнигы Радик Камалиев укучыларга Эчке эшләр бүлеге тарихы турында сөйләде, подразделениеләрнең эшчәнлекләренә тукталды.

Бу хакта безгә полиция начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

10 октябрь көнне лицей укучылары “Ялкын” журналы редколлегиясе әгъзалары белән очраштылар. Мавыктыргыч, кызыклы әңгәмә барышында укучылар “Ялкын” журналы, аның рубрикалары, анда эшләүче абый-апалар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Район халкын һәм казанлыларны авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү йөзеннән 5 атна дәвамында ярминкәләр оештырылды. Ярминкәләрдә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җирлекләр, районыбыз һәм күрше район эшмәкәрләре актив катнашты. Атна саен халыкка бер миллион сумнан артык күләмдә товар тәкъдим ителде. Октябрьнең калган якшәмбеләрендә дә ярминкәләр дәвам итәчәк. Ихтыяҗы булган һәрбер кешене ярминкәләргә чакырабыз.

Вакыт рәхимсез: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны азая бара. Шуңа күрә илебезне яклап геройларча көрәшкән ватандашларыбыз турында истәлекләрне саклап калу йөзеннән Россия хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла. Аларның иң әһәмиятлесе – “Бу - безнең җиңү” проекты (www. 41-45. su). Аның максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләреннән видеоархив туплау. Соңыннан бу видеоязмалар Россиянең дәүләт архивына тапшырылачак һәм Интернет челтәренә куелачак. Бу проектта теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен видеокамера яки әңгәмә (интервью) үткәрү бланкы гына кирәк. (Мондый материаллар проектның сайтында урнаштырылган).

Халыкларның милли ашамлыклары көннәрен үткәрүдә актив катнашуы өчен “Кукмара муниципаль районының җәмәгать туклануы” унитар предприятиесенең башкаручы җитәкчесе Хәйруллина Рузалия Үзбәк кызы Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International