ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2013 ел
җомга
Туембаш авылында районыбызның барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Биредә авыл җирлекләре башлыклары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Бөек Ватан сугышында вафат булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл янында, мәдрәсәдә, быел капиталь ремонттан соң ачылган мәктәптә булдылар.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан Халыкара лингвистик үзәк белән берлектә 9,10, 11 сыйныф укучылары өчен инглиз телен тирәнтен өйрәнү курслары оештырды. Укулар Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей базасында үтте. Бу хакта иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Йолдыз Гыймадиева хәбәр итте.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
“Яңа тормыш” агрофирмасында район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда кыр эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую, язгы чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлауны оештыру, терлекчелектә кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде. “Яңа тормыш” агрофирмасында кыр эшләре вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарыла, шуның нәтиҗәсендә ике еллык азык запасы тупланган. Хәзер шуннан файдаланып, сөт җитештерүне арттыру бурычы тора.

Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова “Кояшкай” социаль приютында «Росинка» экология клубында узган чираттагы очрашуда катнашты. “Урман сукмагы серләре” дип аталган әлеге әңгәмә-дәрестә мәктәп яшендәге балалар катнашты. “Белеп кара”, “Әйтемне дәвам ит”, “Сүзләр”, “Ял урыны” дип аталган бәйгеләрдән соң, балалар өчен слайд-презентация дә күрсәтелде.

Кукмара муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең  карары нигезендә Кукмара поселогы урамнарында “Мин ришвәт алмыйм” һәм “Мин ришвәт бирмим” дигән акция узды. “Тылсым” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре поселокта яшәүчеләр һәм кунаклар белән коррупция, ул китерергә мөмкин булган нәтиҗәләр, аны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр.

Поселокның үзәк урамындагы “Ратмир” сәүдә йорты янында һәм үзәк дәваханәдә “Кукмор – волонтер” ирекле оешмасы әгъзалары тарафыннан бер ягы 5000 сумлык акча рәвешендә, икенче ягы ришвәт алган һәм биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында язылган 400 листовка тараттылар.

Мордва республикасының Саранск шәһәрендә россияле фин-угор халыкларының 5нче корылтае узды. Корылтайда сүз әлеге халыкларның телен, мәдәниятен саклап калу, башка милләт вәкилләре белән элеккечә аңлашып яшәү турында барды. Шулай ук алдагы дүрт елга бурычлар билгеләнде. Бу җыенда безнең районнан, удмурт халкы вәкиле буларак, Зинаида Антонова катнашты. Делегатлар каршында ул үзенең җырларын да башкарган.

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
4-6 октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә  шахмат буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты  булып узды. Безнең районнан 3 ир-ат, бер хатын-кыз катнашты. Алар Хазиев Ильгиз, Шаймарданов Камил, Миннуханов Рөстәм   һәм Гараева Гөлшат. 13 район арасыннан Кукмара командасы  беренче урын алып кайтты.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә 4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре үткәрелә. 

Районыбызда агач утыртуның көзге сезоны да башланып китте. Күп кенә хуҗалыклар ян бакчаларына җимеш агачлары утырткан. Кукмара урман хуҗалыгы тарафыннан исә ел башыннан чокырлы урыннарга, тау битләренә, елга буйларына 285 гектар, урман фондында 38 гектар агач утыртылган. Хәзерге вакытта Нормабаш авылы янында агач утырту бара.

Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында бүген, 3 октябрьдә район Мәдәният йортында “Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә” дип аталган бәйрәм концерты була. Башлана 14 сәгатьтә, керү бушлай.

Шулай ук бүген “Олимп” Боз сараенда 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр “Боз өстендә бәйрәм” дигән массакүләм шуу уздырыла. Керү пенсия таныклыгы буенча, ирекле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International