Бүген районыбызда зурлап өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Башта бер төркем пенсионерлар – башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре һәм өлкән буын вәкилләре яңа салынып килүче Олыяз урта мәктәбе төзелешендә, Олыяз авылы музеенда, Түбән Шәмәрдәндәге мега-фермада, Пчеловодта Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар. Соңыннан очрашу ресторанда әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрик итте.
-Бүген районыбыз тулы канлы тормыш белән яши, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сезнең - өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Өлкәннәребез бернәрсәгә дә битараф түгел, әле дә күбесе актив тормыш рәвеше алып бара. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла, - диде ул үзенең тәбрикләү сүзләрендә һәм бер төркем ветераннарга район Советының Мактау грамоталарын тапшырды.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады.
-Сезнең яшәү рәвешегез, тормыш тәҗрибәгез урта буын һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора. Тормыш юлыгыз батырлыкка тиң. Хезмәтегез, киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Тормышыгыз имин булсын, сау-сәламәт гомер кичерегез, - диелә котлауда.
Юл йөрү кагыйдәләрен Онытма син кич-иртә. Әти-әниең синең Сау кайтуыңны көтә.
1 октябрьдән Кукмарадагы 1нче гимназия базасында компьютерларга өйрәтү буенча ике айлык бушлай курслар эшли башлый.
Курсларга 2-64-65 телефоны аша яки Ворошилов урамы, 44нче йортка килеп, социаль яклау бүлегендә язылырга мөмкин.