2024 елның 4 мартында «Әти, әни, мин – бозда бөтен гаилә!», Гаилә елына багышланган чара уздырдылар.#Гаилә елы2024.
4 мартта С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Кама шәһәренең 5-7 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия китапханә буенча экскурсия һәм презентация ярдәмендә «Туган ягым – горурлыгым минем» дигән сәяхәт үткәрде. Ул балаларга төбәк тарихының төп вакыйгалары турында сөйләде, якташ язучылар, шәһәребезнең истәлекле урыннары һәм сәнәгать предприятиеләре белән таныштырды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ядыгәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе: Галиева З.В.) өчен Фирдания Закирова экскурсия һәм «Юл билгеләре иленә сәяхәт» мавыктыргыч-танышу уены. Ул балаларга урамда һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларны чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Гарифуллина Рәмзия 4 нче мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен рус язучысы Виталий Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган «Урман әкиятчесе» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул гомеренең күп өлешен урмандагы тереклек ияләренең серле һәм маҗаралы дөньясын тасвирлауга багышлый. Балалар язучының иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм язучы әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау белән тәмамланды.
4 мартта Үзәк китапханәгә Түбән Кама шәһәренең 5-9 сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна абонементның эше турында җентекләп сөйләде, анда һәр ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр, китап яңалыклары белән танышырды.
4 март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, “Яз турында шагыйрьләребез иҗатында” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр шагыйрә К.Булатова, Р.Вәлиева, Л Садриева, якташ язучылар Н.Сәгъдиева, М.Мәрдәнова, Р.Мостафиннарның язга багышланган шигырьләрен тыңладылар. Язга багышланган татар халык мәкальләре, сынамышлар белән таныштылар. “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Галиев Нурислам шигырьләрен укыды. Әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова башкарган җырлар бәйрәмне тагы да ямьләндерде.
4 марта 2024 года тренер Регина Ишкельдина провела спортивное мероприятие «Семья на лыжне», приуроченное Году Семьи. #ГодСемьи2024
2024 елның 2 мартында Гаилә елына багышланган «А, ну-ка, чаңгычылар» чаңгы узышлары буенча ярышлар узды.
2024 елның 2 мартында «Олимп» Боз сараенда һәлак булган солдатлар истәлегенә һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмара шәһәренең «Бердәмлек», «Олимп», Зур Кукмараның «Большак», Кошкино авылының «Татарстан» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Большак» командасы алды, икенче урынны «Бердәмлек», беренче урынны «Татарстан» командасы алды. Призерлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнәләр
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.