ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 11 февралендә Кукмара районының һәлак булган сугышчы интернационалистлары хөрмәтенә һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча турнир узды

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне "НДС буенча салым законнарындагы үзгәрешләр" темасына вебинарда катнашырга чакыра. 2024 елның 20 февралендә 10.00 сәгатьтә узачак «НДС түләүчеләр өчен экспортер офисы» яңа сервисы турында.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

 11 февральдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре район хастаханәсенең балалар бүлегендә булды. Дәваланучы балалар өчен «Тылсымлы әкиятләр көне» дигән акция уздырылды. Гарифуллина Рәмзия балаларны татар язучысы Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырды. “Кояштагы тап”, “Зәңгәр күлде Ай коена”, “Иң бәхетле көн” әкиятләре укылды. Балалар әкиятләрне игътибар белән тыңлады, сораулар бирде. Фәнис Яруллин әсәрләре изгелеккә, шәфкатьлелеккә, намуслы булырга өйрәтә.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
территориядә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуы
2024 елның 13 февраленә Татарстан Республикасы


11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән зур булмаган кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыш җиле 4-9 м/с, көндез - 13 м/с. Төнлә минималь температура, иртән - 20..-24˚, аязганда -27˚. Максималь температура көндез -10...-13˚. Юлларда бозлавык.


10
февраль, 2024 ел
шимбә

11 февраль, Россиядә коткару хезмәте көне 112 билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


9
февраль, 2024 ел
җомга

9 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Мөслимә төркеме” кунаклары өчен “Хаҗ кылу – зур гыйбадәт”  дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.  Чара барышында Кукмара мәдрәсәсе мөгәллимәсе Мәҗитова Рузилә Гомәр кызы, компьютер презентациясе ярдәмендә, хаҗ гыйбәдәте, сәфәре турында таныштырып сөйләп  үтте, хаҗ сәфәренә җыенчыларга изге теләкләрен җиткерде. “Мөслимә төркеме”  кунаклары арасында хаҗ кылучылар үзләренең хаҗ сәфәрләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

 

8 февраль көнне, "Пушкин картасы" проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә, укучылар өчен татар орнаменты белән куна тактасын буяу буенча мастер-класс үтте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International