ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

13 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче номерлы мәктәпнең 1б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина китапханә буенча экскурсия һәм «Китап белән дөнья яктырак» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

Эковесна - 2023

13 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Рәмзия Гарифуллина Иске Юмья урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Гаҗәеп галәм» дигән танып белү сәгате үткәрде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы, космонавтика үсеше тарихы,  беренче очучылар турында белде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, пазл җыйды. Чара китапларны күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

12 апрельдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г. авиация һәм космонавтика көненә, 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен тематик сәгать үткәрә: «Космосны яулаучылар». Чара барышында балалар Космосны өйрәнү өлкәсендә күренекле эшмәкәрләр, космик иярченнәр, корабльләр төзүчеләр, беренче тапкыр ачык космоска очучы бөек космонавтлар белән таныштылар.

 

12 апрель Космонавтика көне уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен  «Космос белгечләре» дигән интеллектуаль викторина үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International