ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

          27 мартта Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «МАТР» Махсус Олимпиада – 2023 программасын тормышка ашыру кысаларында «Сәламәт булырга теләсәң» дигән спорт ялы узды.

  

      


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен Әхмәтова Ләйсән Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китап диңгезе буйлап...» әдәби уены үткәрә. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште.

 

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

31 мартта, «Пушкин картасы» проекты кысаларында,  К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 8 а сыйныф укучылары өчен,   китапханәче Саттарова Л. Р. «Туган төбәгем: бүгенгесе, үткәне, киләчәге» исемле туган якны өйрәнү буенча интеллектуаль уен үткәрде.

Әлеге уен барышында укучылар ике командага бүленеп, туган төбәгебез Кукмара турында белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар. Уен барышында Кукмара турында викторинага җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Кукмараның төрле өлкәсенә караган конкурсларда бик актив катнаштылар. Уен барышында күп бал җыеп, җиңүче булган командага диплом, икенче командага грамота тапшырылды.

 

4 апрельдә уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф. «Милосердия» үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмерләр өчен «Россия кошларын саклау» дигән әңгәмә үткәрде. Чарада балалар кошларның тормышы һәм күптөрлелеге, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, кошларны саклау проблемалары белән таныштылар.

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023 

Эковесна - 2023


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International