Реабилитация курсын үтүче балалар өчен «Нәүрүз» күңел ачу чарасы уздырылды.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дуслык турында җырлар» дигән караоке конкурсы узды.
Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар планы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” реабилитация үзәгендә белгечләр советы уздырылды.
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия балалар белән "Җәрәхәтләр. Беренче ярдәм" дигән темага "Медицина сәгате" үткәрде.
31 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә көлке Көненә багышланган Шаяннар һәм Тапкырлар Мәҗлесенең финалы узды. Уенда катнаштылар "Юмьяристы", "АУФФ", "Позитив", "Манзарас йолдызлары", "Карандашлар" һәм "Кызык-мызык" командалары. Уен нәтиҗәләре буенча 1нче урынга "Карандашлар" командасы лаек булды. Барлык командаларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирәләр.
Хезмәт буенча Инструктор белгечләр өчен мастер-класс үткәрә
29 март "Күп йөзле Кавказ"XII Халыкара Фестиваль-конкурсында конкурс көне булды. Россиянең төрле шәһәрләреннән: Воронеж, Түбән Новгород, Әстерхан, Усть-Кулом һ. б. көчле коллективлар килде. Кукмарадан "Идел" бию ансамбле 12 иң яхшы номер алып килде, һәм менә нинди нәтиҗә:
Украинада махсус хәрби операциягә һәм мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итү кысаларында районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан азык-төлек җыелган, Чулпылар һәм шәмнәр, шулай ук маскировка челтәрләре ясалган.
2023 елның 28-29 март көннәрендә Казан шәһәренең 27номерлы гимназиясендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс «Туган тел» бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Анда "Лельвиж урта мәктәбенең" туган (удмурт) теле укытучысы Андреева Людмила Михайловна җиңүче дипломы белән, ә "Почкучук урта мәктәбенең" туган (мари) теле һәм әдәбияты укытучысы Юнусова Валентина Искаковна призер дипломы белән бүләкләнделәр. Туган тел укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур күрсәткечләргә ирешүләрен телибез .
2023 елның 29 мартында Кукмара 3 нче урта мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре: алгарыш һәм үзара багланыш мөмкинлекләре» дигән темага республика семинары үтте.