2023 елның 1 апреленнән 2 апреленә кадәр Б.Сабасында конькида фигуралы шуу буенча республика классификация ярышлары узды.
2023 елның 31 мартында 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды, ул физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органнары оешуның 100 еллыгына һәм сугыштан соңгы чорда хоккей һәм футбол оештыручы Сергей Савин истәлегенә багышланды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен Кайнар линия үткәрәчәк.
📢 Кайнар линия 3 апрельдә 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча эшләячәк:
☎️ 8 (843) 558-74-18
📱 89196225956
Шулай ук 5 апрельдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрен кабул итү узачак.
кабул итү адресы: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт.
31 март көнне халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., НАЗ «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» пенсионерлары өчен юмор көненә багышланган «Көлегез, тик файдасын күрегәз!», дип исемләнгән юмор сәгате үткәрде.
«2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын табу лимитын раслау турында «Татарстан Республикасы Раиса Указы проекты» объекты буенча әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү буенча материалларның беренчел варианты 2023 елның августыннан 2024 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә"
31 мартта - язгы каникул көннәрендә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина Халыкара театр көненә багышланган «Тылсымлы театр дөньясы» дигән виртуаль сәяхәт үткәрде. Балалар театр тарихына экскурсия ясады, аның сәнгать төрләре һәм жанрлары, һөнәрләре белән танышты. Төрле конкурсларда катнашты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, “Шалкан” рус халык әкиятен сәхнәләштерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.
30 мартта язгы каникул көннәрендә 3 нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә булдылар. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балалар өчен «Бар дөньяга сер итеп» конкурс-уен программасын үткәрде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште.
2023 елның 28-29 мартында Чаллы шәһәрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды, анда 4 көчле команда катнашты: «Ак Бүре» - Казанннан, «Чаллы» - Чаллыдан, «Олимп» - Кукмарадан, «Стрела» - Казаннан.
27 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Халыкара театр көне уңаеннан, “Без театрга барабыз” дигән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләде. “Сәхнә” журналына күзәтү ясады.Чара барышында ял итүчеләр шигырьләр тыңладылар.”Йомры икмәк” әкиятендә бик теләп катнаштылар. Биредә дәваланучы Ильсияр ханым театрда эшләүче кызы Физәлия Хәлил кызының рольләре турында әйтеп үтте.
Дәрес башында һәр тәрбияләнүче «Сәламәтлек – ул…. » дигән сүзтезмәне ничек аңлавы турында сөйләде. Аннары балаларга "Сезнең Сәламәтлек" дигән тест тәкъдим ителде. Тестта «әйе» яки «юк» җаваплары таләп иткән сораулар бар иде.