ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

28 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә татар герой-шагыйре Муса Җәлил иҗаты буенча “Тормышы җыр кебек ” дип исемләнгән КВН үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең балачагы һәм иҗаты, сугышта күрсәткән батырлыгы һәм фаҗигале  язмышы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Укучылар ике командага бүленеп, визит карточкасы, өй эше, сорау-җавап, капитаннар ярышы дигән бәйгеләрдә катнашты, пазл җыйды, шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр ясады. Балалар биремнәрне уңышлы үтте, дуслык җиңде. Чара китапларга күзәтү һәм “Салют, сиңа Муса Җәлил” җырын башкару белән тәмамланды.

 

2023 елның 9 мартыннан алып 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Гражданнар оборонасы яңалыклары

27 февральдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Л. Д. Гарипова, Пычак урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Рус сүзләренең табышмаклары» дигән әдәби квиз үткәрде.

27  февраль  көнне  район мәдәният йортының иҗат төркеме  хәйрия концерты  белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады. Концерт Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын кызлар Көненә багышланды. Программада өлкәннәрнең яраткан җырлары, көйләре яңгырады һәм халык биюләре оештырылды.


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Илебез тарихына «әфган сугышы» булып кереп калган сугыш тәмамлануга быел 34 ел.

Кукмарада кышкы ГТО фестивале узды

Бәйрәмнең төп моменты карачкы яндыру булды.

24 февраль көнне район мәдәният йорты  сәхнәсендә  "Татар егете - 2023" район бәйгесенең финал туры узды.


26
февраль, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 25 февралендә Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Евгений Беляев истәлегенә чаңгы ярышы узды. Чыгышлары нәтиҗәләре буенча Денис Донских – 2 урын (2009/2010 елда туган), Алинә Герасимова-1 урын (2011 елда туган), Динә Ситдыйкова -1 урын (2009/2010 елда туган) алды. Тренер Илфар Сәлахов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International