ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 23-24 февралендә Казанда «Ак Бүре»призларына фигуралы шуу буенча республика классификация ярышлары узды.


24
февраль, 2023 ел
җомга

Чарада катнашучылар техника ремонтының барышы белән танышты, терлек утарларын карады.

Кышның соңгы ае төгәлләнергә дә нибары 4 көн калды. Тиздән түбә кыекларыннан, бер-берсе белән куыша-куыша, тамчылар тәгәрәшер, гөрләвекләр хасил булыр, табигать тә татлы йокысыннан уяныр, кошлар җылы яктан кайтыр... Тик менә вакытны ашыктырып, табигатьнең үз кануннары хакында да онытмыйк. Әлегә җиһанда – ап-ак кыш. Шуның өчен һәр туган көнгә сөенеп, аклык-сафлыкка сокланып калырга ашыгыйк!

Программада балалар бакчалары күргәзмәсе, районның фольклор коллективлары концерты, чучелны яндыру йоласы, эстрада концерты бар.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

  22 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара Үзәк китапханәсендә, “Мөслимә төркеме” кунаклары өчен, шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗатына багышланган: “Мин тормышка гашыйк”, дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. “Мөслимә төркеме”  кунаклары Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында шагыйрь сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын бергәләп башкардылар.  

Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, диелә котлауда.

22 февральдә уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г. Ф. «Мәрхәмәтлелек» тернәкләндерү үзәгендә реабилитация узучы балалар өчен «Солдатская смекалка»дигән викторина үткәрде. Чара барышында балалар армия тематикасы сорауларына актив җавап бирделәр, гаскәр төрләре турында белемнәрен арттырдылар, армиядә хезмәт итү турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр.

Начар метеорологик күренешләр турында  кисәтү.

21 февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. үзәк  китапханәдә  “Сөембикә” клубы кунаклары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-татар теле  дигән әңгәмә үткәрде.Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар “Туган тел”, “Сөембикә” төркемнәренә бүленеп   төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, шигырьләр сөйләделәр,жырлар башкардылар. Чара ахырында килгән кунаклар татар халкының гимнына әйләнгән Туган тел” җырын башкардылар.   


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023нче елның 20 февралендә Кукмара 3нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган тел көне уңаеннан, Халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре елы кысаларында “Халкым минем” дип исемләнгән район фестивале булып үтте. Фестивальне Кукмара музыка мәктәбенә йөрүче укучыларның оркестры ачып җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International