ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 1 декабрендә «Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре арасында «коррупциягә каршы бергә»түгәрәк өстәл үткәрелде.

2 декабрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Йолдызлык” балалар бакчасының 1нче «Йолдызчыклар» әзерлек төркемендәге балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм «Тылсымлы әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар уен формасында әкият битләрендә яшәүче геройлар белән очрашты, төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

 

2022 елның 6 декабрендә 15.00 сәгатьтә Кукмара муниципаль районы Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Р. А. гражданнарны кабул итә.

Язу өчен Телефон: 2-70-53

2022 елның 02 декабрендә "Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында конкурс дәресләре үткәрелде.

2022 елның 2 декабрендә Починок-Сутер авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ижау шәһәренең милли мәгариф фәнни-тикшеренү институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен Г.С.Сабитов иҗаты буенча төбәкара фәнни-тикшерү конференциясе үтте. Конференциядә Удмуртия Республикасы һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 5-11 сыйныф укучылары фәнни-тикшерү докладлары белән катнашты. Жюри тарафыннан фәнни эшләр югары бәяләнде.

Һөнәрне дөрес сайларга өйрәтү максатыннан ​“Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицее базасында КФУның Алабуга институты укытучылары тарафыннан "Педагогик ял көннәре" дип аталган чара үткәрелде.

​“Кукмара шәһәренең Ч.Т. Айтматов им. №1 гимназиясе” базасында, Республикакүләм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында татар мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар 5 һәм 7 сыйныфларда татар теле дәресләре бирде.

МББУ «С. А. Әхтәмова исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында «Педагогик дебют» номинациясендә конкурс дәресләре узды.

Балтач районы Кече Лызи мәктәбе базасында Республликакүләм Удмурт теле һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Чара пленар утырыш белән башланып китте. Кунакларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хәйретдинов, Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Э.С. Петров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстры урынбасары М.З. Закирова һәм Татарстан Республикасында яшәүче удмуртларның милли-мәдәни автономиясе рәисе А.С. Герасимов сәламләде. Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Э.С. Петров бүләкләр тапшырды.

Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбиянең алдынгы педагогик тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату максатыннан һәм мәгариф идарәсе планы нигезендә, ​5 нче «Йолдызлык» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү - сөйләм үсеше"дигән укытучы-логопедлар өчен республика семинар-практикумы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International