ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

19 ноябрь көнне район мәдәният йорты концерт төркеме Казан Агросәнәгать паркында Республика көзге  ярминкәсе кысаларында мәдәни программада катнашты.

18 ноябрь көнне Арпаяз авыл клубы үзешчәннәре көче белән   Әмирхан Еникиның "Әйтелмәгән  васиять" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль районкүләм  үтә  торган үзешчән  театрлар  бәйгесе кысаларында куелды.

2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты бетә. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.

Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Кукмара районының «ТРда(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Саба филиалы белгечләре 2022 елның 25нче ноябренә кадәр азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» үткәрәләр

20 ноябрь көнне  районыбызның  авыл җирлекләренең үзешчән театр коллективлары арасында үткәрелгән бәйге кысаларында Починок-Сутер авыл клубының театр коллективы "Ак италмас" спектаклен сәхнәләштерделәр.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Өч кыз» дигән курчак спектакле күрсәтелгән.

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы 2нче коррекцион төркем балалары белән «Мин  сәламәтлекне саклыйм – үземә үзем ярдәм итәчәкмен» дигән темага Медицина сәгате уздырган.


19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

18 ноябрьдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. "Салават күпере" иҗат берләшмәсендә катнашучылар өчен "Ноябрь аенда туган юбилярлар - язучылар" дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында Г.Кандалый, Л. Хәмидуллин, З. Насыйбуллина, Х. Касыймова, К. Тимбикова, К. Мостафин кебек язучыларның тормыш юлы һәм эшчәнлекләренең мөһим чорлары белән таныштылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Әдәби кичә китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Шулай ук чара барышында Лилия Раисовна билгеләп үтеләчәк матур бәйрәм “Әниләр көне” белән котлап үтте. Язучылар үзләренең әниләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар, матур шигырьләрен укыдылар

 


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

18 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Экологик марафон» дип исемләнгән танып белү викторинасы үткәрде. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр, кошлар һәм бөҗәкләр тормышы турындагы кызыклы сорауларга актив җавап бирде, табышмаклар, мәкальләр чиште, төрле конкурсларда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында мультфильм карау белән тәмамланды.

      Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Яковлева Гөлфия ата-аналар өчен «Мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү чарасы буларак - гарденотерапия"дигән темага консультация уздырган.

   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International