ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Балалар арасында укуны популярлаштыру максатыннан, 2022 елның 18 ноябрендә МБОУ «ООШ д. Починок Сутер» нигезендә укытучы-китапханәчеләрнең "Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруда мәктәп китапханәсенең роле" темасына методик күпер үткәрелде.

19 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үткәргән Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында барган “Тел трендлары һәм методик инновацияләр” лингвометодик фестивалендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

23 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында республикакүләм балалар һәм яшьләр театры фестиваленең сайлау турын узган коллективлар өчен зона ярышы үтте.

2020 елның 25 ноябреннән 2022 елның 5 декабренә кадәр «ТРда(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге "ФБУЗның Кукмара филиалы бүлекчәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча" кайнар линия» үткәрә.

23 ноябрь көнне Починок- Кучук мәдәният йортында Искәндәров Тимур һәм Галиәкбаров Амитка Батырлык орденнары тапшырылды ( үлгәннән соң ) . Геройларның орденнарын әти- әниләренә һәм туганнарына   тапшырдылар. Чара район мәдәният йортының агитбригада концерты белән тәмамланды.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

24 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 5А сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Син хаксыз, үз хокукларыңны белмәсәң» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Балалар бала хокуклары турында конвенциядә язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән танышты, төрле тормыш хәлләре турында фикер алышты, «исемнәр», «хокуклар һәм бурычлар» уеннарында катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм видеоролик карау белән тәмамланды.

23 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган " Изге җанлы әниләр" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең кунаклары "Сөембикә" клубында катнашучылар булды. Клуб җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы презентация белән әңгәмә үткәрде, ана образы чагылдырылган китапларга күзәтү ясады. Чәй табыны артында кунаклар шигырьләр сөйләделәр, кадерле әниләргә багышланган “Әнкәй”. “Әниемә хат” җырларын яратып башкардылар, тормышлары турында кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Булатова Ю.А. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын 2022 елның 25ноябрендә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында кабул итәчәк.

Идарә компетенциясе кысаларында сораулар буенча шәхси кабул итүгә  2022 елның 24ноябренә кадәртүбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 8 (84362) 2-39-40.

ГТО нормаларын тапшыру

ГТО нормаларын тапшыру


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International