ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Һөнәрләрнең Бөтенроссия форумы

18 октябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәнең 10 сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Үз уены» дигән КВИЗ үткәрделәр

 

18 октябрь көнне "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле
"Балкыш" ("Сияние") Vll Республика фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады. Концерт Г. Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтте.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

 17 нче октябрь көнне мәдәният учакларында оешкан "Ак калфак" оешмасы җитәкчеләре Арча районы "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге белән һәм Мөхәммәт Мәһдиев, Галигаскар Камал,Әлифба, Этник музейлар белән танышып кайттылар.

15 октябрь көнне, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып Бөгелмә шәһәрендә "Милли моң" Россиякүләм мөнәҗәтләләр фестивале үтте.

17  нче октябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., 2022 ел Русия халлыкларының мәдәни мирас елы кысаларында социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен “Халык җәүһәрләрен кадерләп!” дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрде.  Чара барышында ял итүчеләр татар халкының милли бәйрәмнәре, милли җәүһәрләре һәм аларның тарихы белән таныштылар.Биредә дәваланучылар бишек җырларын җырлап күрсәттеләр,татар халык мәкальләрен, табышмакларын искә төшерделәр,татар шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар.Әлеге чара ахырында ял итүчеләр бергәләп, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар. 


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр соңгы вакытта кабак утыртуга зур игътибар бирә башлады. Бәлеше, боткасы да тәмле һәм файдалы, терлекләр дә яратып ашый, диләр. Тирес өстенә берничә төп чәчү генә түгел, хәтта тулы бер бакчада кабак үстерүчеләр дә бар арада.

16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2022 елда Түбән Өскубаш авыл башкарма комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт(муниципаль) архивын комплектлау чыганагы-коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы" республика конкурсында катнашты һәм җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International