15 октябрь көнне Кукмара район мәдәният йорты иҗат төркеме Казан шәһәренең өлешчә мобилизацияләнүе буенча хәрби әзерлек узучы якташлары алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
15 октябрь көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Сардекбаш авылы мәдәният йортында "Яшьлек эзләреннән кабат үтәм әле" концерт программасын тәкъдим итте.
14 октябрьдә "Гаиләнең мәдәни кыйммәтләре" дип аталган мастер-класс Кукмара муниципаль районы 8-11 сыйныф укучылары, педагоглары һәм ата-аналары өчен Алексей Бабаян уздырды. Чара күп профильле лицей базасында узды. Махсус практикалар барышында катнашучылар гармонияле мөнәсәбәтләр кору принципларын үзләштерделәр: аңлау, хөрмәт, кайгырту, игътибар һәм ярдәм.
2022 елның 10 октябреннән 14 октябренә кадәр «Патриот» республика үзәге (Казан шәһәре) базасында, ОБЖ дәресләренең хәрби хезмәте нигезләре буенча әзерләү программасы нигезендә, 10 сыйныф балалары хәрби, строй һәм физик әзерлек теориясен һәм практикасын өйрәнделәр, хәрби устав һәм корал белән таныштылар. Шулай ук медицина һәм РХБЗ әзерлек эшләре үткәрелде.
"Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәни-ял оешмаларының "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" һәм муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” мәктәпләрендә 8 сыйныфларында белем бирү сыйфаты буенча милли тикшеренү үтте.
2022 елның 14 октябрендә Арча шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек уздырылды, анда безнең тәрбияләнүчеләр-Ситдыйкова Дилә, Ситдыйкова Динә, Герасимова Алинә катнашты.
14 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Балалар сәламәтлекнең кагыйдәләре, дөрес туклану, шәхси гигиена, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.
Үзәк китапханә һәм С.Михалков исәмендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Сугышчыга бүләк» акциясендә катнашты. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр.
13 октябрь көнне район мәдәният йорты татар халык театры " Пушкин картасы " проекты кысаларында "Сине ташлап китә алмыйм" музыкаль комедиясен 3 номерлы мәктәп балаларына тәкъдим итте. Спектакль тамашачыда зур кызыксыну уятты.