Өлкән буын вәкилләре өчен сәхнәдә музыка бүлеге укучылары чыгыш ясады, шулай ук сәнгать бүлеге укучылары эшләре белән күргәзмә оештырылды.
6 октябрь көнне “Пушкин картасы” проекты кысаларында Кукмара үзәк китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 8 класс укучылары өчен «Татар милли киеменең үзенчәлекләре” дигән очрашу үтте. Очрашу барышында укучылар татар милли киеменең тарихы, үзенчәлекләре, аларда татар халкының гореф-гадәтләре чагылышы турында белделәр. Викторина, конкурслар, бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай ук электрон презинтация, видиоматериаллар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
5 октябрьдә Кукмара муниципаль районы Советының зур залында район Башлыгы Кукмара шәһәренең күпфатирлы йортлары домкомнары белән очрашты.
2022 елның 5 октябрендә «чаңгы ярышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләр арасында «Көзге Кубок» кросс һәм ОФП буенча традицион катнаш ярышлар узды. Укучылар 1 чакрымга кросста, сикерүдә, озынлыкка сикерүдә, гәүдәне күтәрүдә көч сынаштылар.
5 октябрь көнне район мәдәният йорты халык театры " Пушкин картасы " проектын тормышка ашыру кысаларында А.М. Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның актлар залында "Сине ташлап китә алмыйм" музыкаль спектаклен күрсәтте. Спектакль тәмамланганнан соң халык театры артистлары укытучыларны бәйрәмнәре белән котладылар.
4 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Янцыбы авыл клубында зур бәйрәм концерты булып узды. "Җыр - моңнардан күңел нурлансын" концертында «Карәндәшләр» фольклор ансамбле һәм районның иң яхшы башкаручылары чыгыш ясады.
5 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Росинка” экологик клубының чираттагы дәресе – “Канатлар, тәпиләр һәм койрыклар” дип исемләнгән экокалейдоскоп узды. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина балаларга хайваннарның гаҗәеп дөньясы турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнашты, В.Бианки, Б. Житков, Е. Чарушин, Д. Мамин-Сибирякның әсәрләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм хайваннар турындагы видеороликларны карау белән тәмамланды.
5 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г. Ф., «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Алар һәрчак янәшәдә» дигән китапханә дәресе үткәрде.
"Сугышчыга бүләк" акциясе кысаларында мәдәни-ял оешмаларының "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләделәр.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре " Өлкән буынны котлыйбыз" акциясенә кушылдылар.