ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 октябрендә Саба районының Илебер авылында чаңгычылык ярышлары үткәрелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Ситдыйкова Динә-2нче, 

Өлкәннәр көнендә С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Әбием өчен чәчәк бәйләме” дигән рәсем конкурсы булып узды. Балалар яраткан әбиләренә бүләк-рәсемнәр әзерләде.

 

Биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде.

1 октябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкәгә концерт программаларында катнаштылар.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

 

30 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Салават күпере» балалар бакчасының урта һәм өлкән төркеменә йөрүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова «Тылсымлы алтын көз» конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга презентация күрсәтте. Балалар көз һәм яшелчәләр турында табышмакларга җавап бирде, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

 

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 1 октябрьдә Кукмара ш., Ленин ур., элеватор һәм Нур Баян ур., «Магнит»кибете каршындагы территориядә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Башлана 7.00 сәгатьтә.

30 сентябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында 4 нче урта мәктәпнең 8б сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Сүзлекләрдә рус теле серләре» дигән КВЕСТ-уен үткәрделәр.

 

29 сентябрьдә "Пушкин картасы" проекты кысаларында Үзәк китапханәдә, Ч.Айтматов исемендәге гимназиядә укучылар өчен татар орнаменты белән кисү тактасын буяу буенча мастер-класс үтте.

 

25 сентябрь көнне Мәскәүдә Россия гимны безнең егетләр  – 11 кешедән торган Кукмара баскетбол командасы хөрмәтенә яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International