2022 елның 9-11 сентябрендә Буа шәһәрендә 2013 елгы командалар арасында «Трус хоккей уйнамый»хоккей турниры узды. Турнирда Буа, Тольятти, Балаково, Новоспасск, Самара шәһәрләре командалары катнашты.
Кукмара үзәк район хастаханәсенә интраназаль Covid-19 вакцинациясе өчен насадкалар килде
Сайлау участоклары биш мәйданчыкта эшләячәк.
Кукмараның «Милосердие» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.
Кукмара районыннан Сабировлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде
Люция һәм Гаптелфәрт Сабировлар 55 ел бергә гомер итә.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экстремизмга каршы!" дигән дартс һәм шашка буенча турнир оештырылды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрузә Габделхәй кызы терроризмга каршы мультфильмнар карау оештырды.
7 сентябрьдә Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада - 2022 планы кысаларында «Кунакка көз килде” дип исемләнгән спорт ялы оештырылды.
9 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 7а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Спиртлы эчемлекләргә юл юк» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга алкоголь, сыра, энергетик эчемлекләр куллануның зыяны һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар “Сез беләсезме?" исеме астында викторина сорауларына җавап бирде, видеоролик карады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
«Бөтенроссия аеклык көне» кысаларында 4 нче урта мәктәпнең 8 «а» сыйныфы укучылары өчен хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л.Д. «Алкоголизм: фактлар гына» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче аеклык көненең барлыкка килү тарихы, алкогольне контрольсез куллануга китергән нәтиҗәләр һәм бәла-казалар турында сөйләде. Мәгълүмат сәгате «Көчлеләр аек яшәү яклы» күргәзмәсе белән тәмамланды.