2022 елның 1 сентябрендә 14: 00 сәгатьтә Кукмара муниципаль районы Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. А. Ратникова гражданнарны кабул итә.
Язылу өчен Телефон: 2-70-53
29 нче август көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Республикабыз көненә багышланган “Күңелдәге эзләр” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.
Китапханәче Республикабызның уткәне, бүгенгесе турында әйтеп үтте. Биредә ял итүче”Салават күпере” иҗат берләшмәсенең актив члены, рәссам Галиев Нурислам Нургали улы шәхси архивыннан үзенең иҗатын чагылдырган фотолар күргәзмәсе белән таныштырды, шигырьләрен укып үтте. Рәсимә Габделбәр кызы якташ язучы Дәлфирә Галимованың “Галиев Нурисламга” дигән шигырен укыды. Якташ язучы Яппарова Розалия шигырьләрен укыды, матур җырлар башкарды. Ял итүче Мәгъсүм Сәлимгәрәев башкаруында ял итүчеләр җырлар тыңладылар, Миннәхмәт абый гармунда уйнады.
28 август көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Зур Кукмара авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр.
27 августта Киндеркүл алалында Шәһәр көне узды.
27 август көнне Кукмара шәһәренең 5 ишегалдында "Ишегалды көне"бәйрәме узды.
Ринат Мөхәммәтшин кубогы уеннарында быел барлыгы 26 команда катнашты.
2022 елның 27 августында Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова хоккей буенча тренер Илдар Ганиевка «Фидакарь хезмәт өчен»медален тапшырдылар.
27 август Кенәбаш авылында истәлекле вакыйга булды: яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды.
25 август көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Аш- Буҗи авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Балачакны яклау мәсьәләләре буенча Дайджест