«Кна вел» мари халык фольклор ансамбле, "Мусокай" удмурт фольклор ансамбле «Моңлы тамчы» балалар фольклор коллективлары Республика фестиваленең йомгаклау этабында катнашты.
22 июль көнне Күкшел мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле Изге Болгар җирендә "Иске Казан тугәрәк уены" фольклор фестивалендә катнашып лауреат дипломы исеменә лаек булдылар һәм буләкләр белән буләкләнделәр.
Кукмара районының Вахитов авылында 1 августтан «авылга да, шәһәргә дә " арт-резиденциясе ачыла. Сайлап алуны узган 24 катнашучы төркемнәргә берләшәчәк һәм Татарстан халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга сөрүче уникаль иҗади проектлар булдырачак. Уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, тәҗрибә республиканың башка районнарына да таратылачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
https://www.tatar-inform.ru/news/uspesnyi-opyt-art-rezidencii-i-k-selu-i-k-gorodu-budet-primenen-vo-vsem-tatarstane-5873836
Түбән Новгородтан безгә режиссер-куючы, педагог, шәхси һәм һөнәри үсеш тренеры Анастасия Маркова килә.
Башкарма комитет җитәкчесе районның авыл җирлекләре белән семинар үткәрде
Хәзерге вакытта Нур Баян урамындагы сигезенче һәм унынчы номерлы күпкатлы йорт территорияләрендә эш бара
Басу-кырларда игеннәр өлгереп килә. Тиздән игенчеләр өчен иң мөһим вакытларның берсе - уракка төшәр чак җитәр. Ә хәзер төп бурыч – урып-җыю кампаниясендә катнашачак техникаларны әзерлек сызыгына кую. Бу атнада «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте базасында үткәрелгән район авыл хуҗалыгы семинары да әлеге мәсьәләләргә багышланган иде.
Бүләкне Рузил Сабирҗанов һәм Илнур Гайфетдиновларның әти-әниләренә тапшырдылар.
Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.
Кукмара үзәк китапханәсе «Бөтенроссия кычкырып укулар көне» акциясенә кушылды. Акция кысаларында, теләге булган һәркем үзенең яраткан шигырь яки проза әсәрләреннән өзек укыды.