ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2022 ел
җомга

ТР территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатыннан (ТР КоАП 3.10 ст.), Башкарма комитет хезмәткәрләре 21.07.2022 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге һәм 117 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлы чыгу оештырдылар. Тыелган урыннарда гражданнарны су коендыру фактлары ачыкланмады.

21 июль көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Трыш авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара «Кичке уен» формасында узды татар халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Баламишкин» халык гармунчылар  ансамбле,  «Сылу кызлар» дуэты һәм аерым башкаручылар  чыгыш ясады. Концерт Украинада махсүз операцияда катнашучы хәрбиләргә теләктәшлек акциясе кысаларында үтте.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Радион Асапов белән Илфат Шакиров турында да мактау сүзләре күп әйтелде. Алар - икесе бергә агрохимик ашлама җебетү җайланмасын җыйган вакытта төп эшләрне башкаручылар. 

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә   «Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, осталар» дигән спорт ялы үткәрелде.   

"Бөтендөнья пәрәвезе": "Нараткай"балалар сәламәтләндерү лагерында өченче смена ничек узды

17 июльдә "Бөтендөнья пәрәвезе" нең 3 сменасын ябу тантанасы булды.

Безнең арт-резиденциянең спикеры Роман Богатырев булачак

Ул-тарих фәннәре кандидаты, «гыйлем» Россия җәмгыяте мөхәррире (Мәскәү шәһәре)


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Вахитов Арт-резиденциясенә Альбина Нәфигова киләчәк .

Альбина крутой кино өлкәсендә иң яхшы белгеч. Ул киноны ничек төшерүләрен, прокатка ничек чыгаруларын белә. Аның кинофестивальләрне, питчингларны, Премьерны оештыруда тәҗрибәсе зур.

19 июль көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Нырты авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара «Кичке уен» формасында узды татар халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Баламишкин» халык гармунчылар  ансамбле,  «Сердәш» вокаль ансамбле, «Сылу кызлар» дуэты һәм аерым башкаручылар  чыгыш ясады.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә “Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, уңганнар” дигән спорт ялы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International