2 июнь көнне район мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты Андрей Межулис белән очрашу үтте һәм Россияның атказанган артисты Лидия Музалеваның концерты оештырылды.
2 июнь көнне балалар сәнгать мәктәбендә, район мәдәният йортында, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиядә, А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейда: Россия балалар язучысы, педагог, тәрҗемәче, Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы Наталья Волкова, Россиянең атказанган артисты Андрей Межулис, Россия Федерациясенең атказанган артисты Лидия Музалева, Россиянең Атказанган рәссамы Ирина Маковеева белән иҗади очрашулар узды.
2022 елның 1 июнендә тренер Алексей Рамазанов тәрбияләнүчеләре белән бергә Балаларны яклау көнендә велопоход һәм мини-футбол оештырды.
1 июнь көнне Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре Балтач районында узган "Аулак өй баттл" проектында көч сынашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Татарстан язучылар берлеге, мәдәният һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чара үз эченә бик күп мавыктыргыч уеннарны колачлаган иде. Такмак язып аны җырлап бирү, шигырь өзегеннән авторын тану, “йөзек салыш” уеннары. Алар матур уен күрсәтеп, чыгышларына уңай бәя алдылар.
«Татарстан Республикасында(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Кукмара районындагы бүлекчәсе 2012 елның 30 маеннан 10 июненә кадәр балалар ялы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
"Кайнар линия" телефоннары:
2-81-09; 2-69-27 (Кукмара ФБУЗ филиалы)
Халыкара балаларны яклау көнендә Башкортостан Республикасында стандартлар буенча яшьләр олимпиадасының финал этабы узды. Томск, Саратов, Түбән Новгород өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы һәм Башкортостан Республикасы, шулай ук Амур, Самара, Кемерово, Новосибирск, Төмән өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Чувашия, шулай ук Ставрополь крае һәм Севастополь шәһәре вәкилләре финал сынауларында катнашу өчен Уфа дәүләт авиация техник университеты (УГАТУ) мәйданчыгында очраштылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 9 июнендэ 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
1 июнь көнне Лубян авылында район мәдәният йортының иҗат төркеме ТР Дәүләт Советының экология буенча күчмә утырышында катнашучылар өчен тантаналы каршы алу һәм алар өчен бәйрәм концерты оештырды.
1 июнь көнне “Бүген – балалар, иртәгә – халык” проекты кысаларында Мәскәү шәһәреннән иҗад делегациясе килде. Иҗат төркемен район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле катнашында тантаналы каршы алу булды. Район мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты Андрей Межулис белән очрашу үтте һәм Россияның атказанган артисты Лидия Музалеваның концерты оештырылды.
Балаларны яклау көне кысаларында Комсомол мәйданында Мәскәү шәһәре язучылары һәм артистлары белән очрашулар узды. Пчак, Село-Чура һәм Зур Кукмара авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре көче белән балалар өчен халык уеннары оештырылды.
1 июнь көнне районның барлык авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары балаларны яклау көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Балалар төрле спорт уеннарында, концерт-күңел ачу программаларында, "Асфальтта рәсем ясау", "Күңелле стартлар" бәйгеләрендә катнаштылар.