ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2022 ел
җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында исемендәге мәктәп укучылары.Түбән Русь авылы п.е. Воробьева "Россия суы" акциясендә катнашты һәм Түбән Русь авылында буа ярларын чистарттылар.

Санитар-экологик икеайлык һәм сулыкларны һәм яр буе территорияләрен чистарту буенча "Россия суы" акциясе кысаларында Башкарма комитет хезмәткәрләре Кукмара шәһәрендә Норминка елгасы ярларын чистарттылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Яшьләр һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре өмә үткәрделәр һәм "Кукмара РҮХ" ДАССОсы һәм Нурминка елгасы янындагы территорияне чүп-чардан һәм коры ботаклардан чистарттылар.

Санитар-экологик икеайлык һәм сулыкларны һәм яр буе территорияләрен чистарту буенча "Россия суы" акциясе кысаларында Башкарма комитет хезмәткәрләре Кукмара шәһәрендә Норминка елгасы ярларын чистарттылар.

15 май көнне Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре әңгәмәләр, спорт чаралары үткәрделәр, әлеге темага презентацияләр күрсәттеләр. Барлык очрашуларда һәм чараларда авыл җирлекләре яшьләре һәм мәктәп укучылары актив катнашты.

Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары коллективлары «Россия суы» акциясендә актив катнаштылар. Акция кысаларында чишмәләр төзекләндерелде, яр буйлары һәм чишмәләр территорияләре чүп-чардан чистартылды.

 "Экояз 2022" экологик айлык кысаларында Кукмара шэхэре 4 нче номерлы "Лэйсэн" балалар бакчасы "Тамчылар" уртанчылар торкем балалары белэн режим моментларында дидактик уеннар оештырдык, рэсем карау барышында "Язнын бер коне ел туйдыра" мэкаленен мэгьнэсен анлаттым

20 май көнне район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мөнәҗәтләр, дини шигырьләр һәм җырларны башкаручылар арасында район бәйгесе булып узды. Бәйгеде 30-дан артык мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар, шигырьләр  һәм догалар укучылар, башкаручылар катнашты. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

19 нчы май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” китабына  багышланган китап укучылар конференциясы булды. Әлеге чарада районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, укучылар, китап, әдәбият сөючеләр катнашты.

Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы электрон презинтация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты белән кыскача таныштырып китте. Язучы үзе дә иҗаты, тормышы турында бик тулы һәм кызыклы итеп сөләде.

Алга таба авторның “Хур кызлары” романы буенча фикер алышу булды. Укучылар  җиткергән сорауларга, фикерләргә автор тулы, матур, эчтәлекле итеп җавап бирде.

Әлеге чарага Зиннур Хөсниярның хезмәттәшләре Алсу Габдуллина һәм Зөлфия Гыйльметдиновалар да кайткан иде. Алсу Габдуллина башкаруындагы моңлы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чара ахырында автор китап турында язучыга сорау биргән, үз фикерен җиткергән һәркемгә бүләкләр тапшырды. Соңыннан теләгән һәркем язучыдан автограф алды, аның белән истәлекле фотога төште.

"ЭКОяз - 2022" экологик айлыгы кысаларында, Экологик культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан 28 апрель көнне "Атлант "М(ү) хезмәткәрләре" Чиста булачак "дигән эко-уен оештырдылар. Клубта тәрбияләнүчеләр ярыш нигезендә чүп-чар җыю белән шөгыльләнделәр. Барлыгы 120 кг җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International