ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

“Эколят - табигатьнең яшь яклаучылары!”


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

27 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста «Миләшкәй», Село-Чура, Поршур, Лубян балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары катнашты.

Китапханәче Фирдания Закирова шагыйрьнең язмышы, авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды.

Милли костюмнар кигән балалар Тукайның туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен сөйләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

 

 

26 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә «Гомерендә – халкы язмышы, җырларда – халык моңнары» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Чарага  Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиясенең 1б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова балаларга шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чара ахырында балалар мультфильмнар карады һәм «Туган тел» җырын башкарды.

26 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Тукай кайта безгә һәр язда» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Чараның кунаклары «Чулпан» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр булды. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр балачак, иҗади юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Соңыннан балалар татар костюмнарында шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Китапханә исеменнән балаларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында балалар «Шүрәле», «Су Анасы», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» мультфильмнарын карады, «Туган тел»җырын башкарды.

Мәмәшир авылы мәдәният йортында 27 апрель көнне Зур Сәрдек жирлеге мәдәният йорты хезмәткэрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында зур чара булып утте.

27 апрель көнне Вахит кызы Гобәйдуллина Нәргизә Республика күләм уза торган "Татар кызы 2022" бәйгесенең Саба районы Шәмәрдән җирлегендә узган 1 нче сайлап алу турында Кукмара данын лаеклы яклап диплом белән бүләкләнде.

“Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне” һәм “Эковесна-2022” республика акциясе

"Эковесна -2022"

«Эковесна-2022»

"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе, "ЭКОяз - 2022" республика акциясенең санитар - экологик икеайлыгы кысаларында «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет  оешмасы хезмәткәрләре чишмәләрне чистарту, агачлар утырту буенча өмәләр оештырдылар, өлкәннәргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International