"Эковесна-2022"
"Эковесна-2022"
Экологик өмә
2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында « Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре территорияне җыештыруда актив катнаштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Кукмара үзәк китапханәсе «Батарейканы китапханәгә тапшыр» дигән экологик акциядә катнашырга чакыра. Акциянең максаты-шәһәребездә халык көнкүреш калдыклары белән бергә ташланыла торган батарейкалар санын киметү. Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала! Файдаланылган батарейкаларны үзәк китапханәнең икенче катына тапшырырга мөмкин. Китапханәнең адресы: Ленин урамы, 36 йорт.
2022 елның 24 апрелендә «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында тренер Вячислав Сәйфетдинов үз тәрбияләнүчеләре белән бергә өлкән яшьтәге кешеләрнең йорт яны территориясен җыештыруда катнашты.
С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе файдаланылган батареяларны җыю акциясенә кушылды. Батареяларны җыю акциясе китапханәбездә яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез. Экологик акцияләрдә катнашып, балалар үзләре һәм әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртырга өйрәнә. Китапханәләр тормышында актив катнашкан барлык балаларга һәм ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында чаңгы ярышлары буенча тренерлар Сәйфетдинов В.М. һәм Гобәйдуллина Л. А. үз тәрбияләнүчеләре белән бергә Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәлләр территориясен җыештырдылар.