ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 23 апрелендә боз сараенда һәвәскәр командалар арасында Илфар Шәфигуллин истәлегенә хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмарадан «ВКХ», Байлар Сабасынан «Саба», Питрәчтән «Питрәч», Балтачтан «Балтач», Арчадан «Арча», Мари-Төректен «Восток» командалары катнашты.

"Чүп-чарны аралыйбыз" дидактик уены

23 апрель көнне Кукмара районында өмә узды


22
апрель, 2022 ел
җомга

2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр 2022 елда Бердәм иммунизация атнасы алдыннан иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлый. Халык сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре җавап бирәчәк, 2-72-05 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

21 апрельдә Алабуга шэһәренең "Алтын балык" балалар бакчасында Республика күләмендә "Мин бит татар малае 2022"  Vlll балалар иҗади бәйгесенең финалы үтте.

21 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай күзләре» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста Вахит, Олыяз, Починок-Шәмәрдән, Ядегәр авыллары балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркем балалары һәм «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Иң элек китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрде.

Кыска гына гомер кичереп, Тукай татар халкы өчен үлемсез мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Фирдания Фирдинант кызы балаларга презентация күрсәтте, шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

Балалар зур осталык белән туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында балалар “Шурале”, “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмнар карады һәм барысы бергә “Туган тел” җырын башкарды.

#136летсоднярожденияГабдуллыТукая

#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро

 

22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте.

Китапханәче  Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар  белән кыскача таныштырып китте, Тукайның шигырьләрен укыды. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде. Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

21 апрель көнне Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы узды. Клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. «Петр 1 һәм аның данлы эшләре» дигән квест-уен үткәрде. Уен дәвамында чарада катнашучылар ике командага бүленде һәм маршрут кәгазе буенча станциядән станциягә күчтеләр, анда логик биремнәр үтәделәр, пазл җыйдылар, ребуслар чиштеләр, Петр 1 һәм аның данлыклы эшләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International