28нче март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара мөслимәләренең Коръән уку группасының абыстае Мәҗитова Рүзилә Гомәр кызы, Рамазан ае башлануга багышланган, “Хуш киләсең, Рамазан” дип исемләнгән вәгазь уку сәгате үткәрде.
Китапханәчеләр аларга экскурсия үткәрделәр һәм “Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Һава шартларының сизелерлек начарлануы турында доклад-консультация Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 мартында.
2022 елның 27 мартында «Зилант» спорткомплексында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлекчәсе призларына, 2009 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында, шулай ук 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк спорт ветераннары арасында өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районы Беренчелеге узды.
2022 елның 25-27 мартында Бөгелмә шәһәрендә 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Уен нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы беренче урынны яулады. «Иң яхшы бомбардир» номинациясендә Мәгъсүт Хаҗипов танылды.
2022 елның 25-27 мартында Мамадыш шәһәрендә 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Уен нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы беренче урынны яулады
ҮҮзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «әдәби феерия» дип исемләнгән яшь талантларның иҗат бәйрәме узды. Бәйрәмдә шәһәребезнең яшь талантлары катнашты, алар үз иҗаты аша сөйләмнең матурлыгын һәм чисталыгын күрсәтергә тырыштылар. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балалар музыкаль номерлар белән чыгыш ясады.
2022 елның 26 мартында чаңгы базасында «Сәгать ярышы-2022» узды, анда 60 тан артык кеше катнашты.
Гражданнарны кабул итү
«Җир сәгате» халыкара акциясе
Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.